Профилактика көннәре
Районда имин тормышыбызга куркыныч янаучы тискәре күренешләрне булдырмауга юнәлтелгән чара – профилактика көннәре барлык авыл Советы авыл биләмәләрендә дә үткәрелде. Соңгысы 3 апрельдә Чакмагыш авыл биләмәсенә караган “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында уздырылды. Бу көнне Чакмагыш сөтчелек фермасында кичке савым алдыннан хезмәт коллективы алдында район профилактика комиссиясе әгъзалары чыгыш ясады.
Тәүдә Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Мөхтәруллин үзенең чыгышын саннардан башлады. Район үзәге булган Чакмагышта һәм Нариман, Игенче, Рәсмәкәй авылларында агымдагы елның 1 апреленә алынган мәг ълүматлар буенча 13168 кеше яши, 4423 шәхси хуҗалык-фатир бар. 167 күп балалы гаилә, 543 мәктәп яшендәге бала исәпләнә. Узган елда биләмәдә 197 бала туган, 152 кеше вафат булган, 112 никах теркәлгән. 17 имин булмаган “авыр” гаилә исәптә тора. Авылларда эчкечелек белән даими шөгыльләнүчеләр хәтсез, берничә наркоман да бар. Алар белән төрле социаль хезмәтләр белән берлектә даими профилактика-кисәтү эшләре алып барыла.
Раил Рифгать улы биләмәдә язгы ташкынга әзерлек мәсьәләсенә дә кагылып үтте. Кирпеч заводы микрорайоны янындагы йортларны язгы ташкында су басмасын өчен дамба өелгән. Буа авыл биләмәсе карамагына күчерелгән, аның торышы даими күзәтү астында тотыла.
Чыгыш ясаучы узган елда авыл Советы утырышында авылларны төзекләндерү кагыйдәләре юридик яктан тикше-релгәннән соң үз көченә керүе турында әйтте. Кагыйдәгә ярашлы, һәр оешма үзенә беркетелгән территорияне һәр-вакыт чиста, тәртиптә тотарга бурычлы. Бу таләп шулай ук шәхси хуҗалыкларга да кагыла. Һәр кеше үз йорты алдын – урам юлының уртасына кадәрге араны, әгәр янәшәдә тыкрык булса, аның уртасына чаклы өлешне даими рәвештә чүп-чардан тазартып торырга тиеш. Ындыр артын да тәртиптә тоту йорт-ихата хуҗасына йөкләтелгән.
Быел февраль, март айларында Чак-магыштагы ике-өч катлы йортларда янгын хәвефсезлеге торышы тикше-релгән. Йортларда, фатирларда газ, электр үткәргечләренең торышы, янгын хәвефсезлеге таләпләренең үтә-леше комиссия тәртибендә каралган, җитешсезлекләр ачылган. Мәсәлән, йорт-фатирларда, подъездларда газ баллоннарын тоту очраклары булмаса да, кайберләрендә янгын хәвефсезлеге таләпләре үтәлми, эвакуация юллары әйберләр белән тутырылган, подвалларда тәртип юк, алар складка әверелгән һ.б.
Җәйге-көзге айларда теләсә кайда мал йөртү проблемасына да кагылды биләмә башлыгы. Кайбер йорт хуҗалары үз малларын караучысыз чыгарып җибәрә. Киләчәктә моңа чик куелырга тиеш. Ихата җире хуҗалык алып бару, мал, кош-корт асрау өчен бирелә. Ә инде малын көтүдә йөртә икән, хуҗасы аны көтүдән каршы алып калырга һәм иртән озатып җибәрергә бурычлы. Ә инде урамнарда хуҗасыз йөргән маллар, шул исәптән кәҗәләр проблемасын хәл итү юлларын эзләү дәвам итә. Бәлки, киләчәктә һәр малның колагына номер беркетелер. Ул чакта малның хуҗасы тиз арада ачыкланып, аны закон нигезендә штрафка тарттыру мөмкинлеге туачак.
Узган елда Чакмагышта рөхсәт ителмәгән ике зур чүплек урыны бетерелде. Бу мәсьәлә быел да көн үзәгендә торачак. Моның өчен бюджетта 200 мең сум акча каралган. Хәзер андый чүплекләр нигездә Чебекәй елгасы буенда калды. Урамнардан чүп элеккечә махсус арба таккан трактор белән билгеләнгән графикка ярашлы һәр көнне полигонга чыгарылып торылачак. Биләмә башлыгы профилактика көнендә катнашучыларны, шулай ук Чакмагыш биләмәсендә яшәүче барлык халыкны язгы өмәләрдә актив катнашырга, яшәгән җиребезнең чисталыгы, төзеклеге һәм матурлыгы өчен ел дәвамында зур тырышлык салырга чакырды.
Сүз район үзәк дәваханәсе табибы Урал Ирназаровка бирелде. Ул эчкечелекнең кеше организмына китергән зыяны турында тәфсилләп сөйләде. Алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш күп куллану барлык организмны зарарлый, агулый, ахырда кешене үлемгә илтә. Шулай ук тәмәке тартуның зыяны хакында да әйтте. Табиб кешеләрне аек булырга, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндәде, киңәшләрен бирде.
Табибның чыгышын профилактика комиссиясенең җитәкчесе – муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Их-санов тәгаен саннар белән дәлилләп тулыландырды. Әгәр 1917-1925 елларда Русиядә уртача бер кеше елына 0,9 литр чиста спирт кулланган булса, 1940 елда ул 1,9 литрга, инде әлеге вакытта 20 литрга җиткән! Илдә яшәүчеләрнең 90 проценты бүгенге көндә даими рәвештә спиртлы эчемлек куллана. Ә моның ахыры — бик тә аянычлы. Демография хәлләре начарая: бала туу азая, ә үлем артканнан арта. Әйтик, Русия юлларында ел саен автоаварияләрдә 30 – 35 мең кеше һәлак була. Алар арасында 13 – 15 мең кешенең гомере исерек шоферлар гаебе белән өзелә. Иң зур җинаять – кеше үтерүнең 80 проценты эчкечелек арасында кылына. Гарипләнүчеләрнең 40 процентында төп сәбәпче – эчкечелек. Кеше организмында барлыкка килгән чирләрнең сәбәпчесе дә шул ук – алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш күп куллану, сыйфатсыз аракы эчү. Тагын берничә факт: эчкече кешеләрнең 96 проценты 15 яшьтә эчә, ә 30 проценты 10 яшьтә үк авызына аракы каба башлаган. Коточкыч саннар бит! Без тирән упкын алдында торабыз ләбаса! Эшләр киләчәктә дә шулай дәвам итсә, безнең җәмгыятебез кая барып чыгар – бу хакта хәтта уйлавы да куркыныч. Илдә аеклык яшәү нормасы булганда гына бу афәттән котыла алачакбыз.
Янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Фәттахов районда янгын хәвефсезлеге торышы, районның баш ветеринар табибы урынбасары ТәслимәХаликова малларда йогышлы авырулар һәм аларны булдырмау юллары, экология буенча белгеч Наил Газизов тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар. Соңыннан “Заря” кооперативы рәисе Зәбир Гыйлемханов очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр буенча уй-фикерләрен әйтте.
Профилактика көненә Илгиз Ихсанов йомгак ясады, ферма коллективына авыр һәм тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек, имин тормыш теләде.
Рәшит Вахитов.
|