Пятница, 03.05.2024, 22:50

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Декабрь » 25 » Аек акыл белән яшик!
08:53
Аек акыл белән яшик!
Профилактика көннәре
Муниципаль район хакимияте  башлыгы кул куйган махсус карар нигезендә авыл биләмәләрендә профилактика көннәре үткәрелә. Чираттагы профилактика көне Яңа Коты авыл Советы биләмәсендә үткән атнада уздырылды.
Чараны район профилактика комиссия рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков ачып җибәрде һәм алып барды. Яңа Коты авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Алмаз Фәнил улы Аллаяров биләмәдә җәмәгать тәртибе торышы, төрле хокук бозуларга, эчкечелеккә каршы көрәш чаралары, профилактика-кисәтү эшләренең тәэсирлелеге турында сөйләде, бу юнәлештә эшне яхшыртырга булышлык итәрдәй уй-фикерләрен әйтте.
Халык арасында сәламәт яшәү рәвеше алып бару, алкогольле эчемлекләрнең кеше организмына начар тәэсире, саулыкка китергән зыяны хакында  район үзәк дәваханәсе табибы Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаров бәян итте. Исерткеч эчемлекне даими рәвештә һәм күп күләмдә куллану бавырны таркатуга, ашказаны бизен сафтан чыгаруга китерә, ахырда акыл зәгыйфьлегенә илтә. "Яшел елан” колына әйләнгән кеше алкогольгә бәйлегә әверелә, үзен контрольдә тота алмый башлый, төрле җинаятьләр кыла. "Бөтен нәрсә беренче адымнан башлана. Бала чагында беренче рюмка сыра, үсә төшкәч, беренче стакан аракы эчү, аннары аңа икенчесе, өченчесе өстәлә – шул рәвешле кеше  әкренләп үзе дә сизмәстән эчүгә тартыла, үзен шәхес буларак югалта. Андый кеше җәмгыятьтә законнарны,  әхлакый кыйммәтләрне санга сукмый. Мондый тайгак юлны сайлаганнарның ахыргы язмышы билгеле,” – диде табиб үзенең чыгышында һәм алкогольле эчемлекләрнең сыйфатына кагылышлы уй-фикерләрен дә әйтте. Кулдан очсыз аракы сатып алу аеруча куркынычлы. Сыйфатсыз, токсинлы исеркеч эчемлек организмны бик тиз арада агулый, юкка чыгара – моны һәркем яхшы белергә тиеш.
Авыл биләмәсендә барлыгы 11 кеше наркология кабинетында исәптә тора. Яңа Котыда андыйлар –6  (коточкыч хәл: аларның дүртесе – хатын-кыз!), Тамьянда – 3, Бикмәттә – 2 ир-ат. Алар белән профилактика  алып барыла. Эчкечелек сазлыгына баткан кешене коткарып калуы бик авыр, күп очракта мөмкин дә түгел. Хатын-кыз эчсә — бигрәк тә, ул яман эш туп-туры үлемгә илтә. Шуна күрә кыз баланы аның зарарлы йогынтысыннан яшьтән үк саклап калырга, сыра, аракы кебек исерткеч эчемлекләрне авызга якын да китерергә ярамый.
Район эчке эшләр бүлеге начальнигының җәмәгать тәртибен саклау  буенча урынбасары Радик Вәгыйзь улы Сәяхов хокук тәртибен бозу очраклары һәм кылынган кырын эшләр өчен билгеләнгән административ һәм җинаять җаваплылыгы турында әйтеп үтте. Полиция хезмәткәрләре халыкның имин тормышын, җәмәгать тәртибен саклау буенча зур күләмле эшләр башкара. Шулай да бу өлкәдә халык белән аралашып, бергәләп, аңлашып-килешеп эшләү тагын да нәтиҗәлерәк. Әгәр дә авылда хокук тәртибе бозу очраклары була калса, 3-17-34 телефоны аша (ышаныч телефоны) хәбәр итәргә киңәш бирде. "Безнең ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык, килегез, мөрәҗәгать итегез, кабул итәбез һәм уртага салып ачыктан-ачык сөйләшербез”, – диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп.
Артабан балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе сәркатибе вазыйфасын башкаручы Гөлдәр Тимерҗан кызы Имангуловага сүз бирелде. Әлеге вакытта район буенча 77 ата-ана һәм 34 балигъ булмаган бала исәптә тора. Ел дәвамында 12 "авыр” гаилә исәптән төшерелгән. Бу төбәк авылларда яшәүчеләр арасында да социаль яктан имин булмаган гаиләләр бар. Андый "авыр” гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтелеп тора. Комиссия әгъзалары алар белән даими очрашып, профилактика-кисәтү чараларын гамәлгә ашыра. Шулай да туганнарының даими хәл-әхвәл белешеп торулары, авыл халкының, күрше-күләннең ныклы ярдәме, киңәшләре кирәклеген дә әйтте, бу гаиләләргә карата битараф булмаска чакырды. Бала тәрбияләүнең кайбер алымнары, иртә профилактика чаралары турында да сөйләде белгеч. "Кайбер ата-аналардан, бала безнеке, ничек телибез, шулай тәрбиялибез, безгә кысылмагыз", дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Аларга мин: "Бала тәрбияләү шәхси эш кенә түгел, ә ул җәмгыятьтә үсә һәм яши. Тәртипсез бала башкаларга да тискәре йогынты ясый, дип җавап бирәм”, – диде ул чыгышында.
Янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Альберт Ләбиб улы  Гарифуллин үзенең чыгышын быел республика биләмәсендә булган янгыннарга бәйле хәлләрдән башлады. Агымдагы елда барлыгы 4079 янгын чыгу, 4565 янып китү очраклары теркәлгән, 332 кешенең гомере өзелгән, 437 кеше тән җәрәхәте алган. Һәлак булучылар арасында 18 бала да бар. Зур күләмдә килгән матди зыян, иң аянычлысы  – кеше гомерләренең өзелүе янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тупас бозу, җиренә җиткереп үтәмәү аркасында килеп чыга. Эчкечелек сәбәпче булганнары да бик күп. Электрга бәйле, мунча миченең төзексезлегеннән дә янгыннар еш чыга. Балаларның шырпы белән уйнавы зур бәла-казага китерүе ихтимал һәм башкалар. Чыгыш ясаучы янгын чыгу очракларына тукталып, хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерде, аларны һәрвакыт төгәл үтәргә өндәде.
Район ветстанциясе  табибы Светлана Рәиф кызы Хәйруллина малларда йогышлы авырулар һәм аларның таралуына юл куймау максатында күрелгән чаралар турында сөйләде.
Экология буенча белгеч Наил Рәшит улы Газизов авылларда табигатьне саклау буенча башкарылганнарга тукталды һәм киңәшләрен бирде.
Муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов эчкечелек белән шөгыльләнүнең җәмгыятебезгә зыяны хакында тәгаен мисаллар китерде. "Үзәк” машина-технология станциясенең Яңа Коты бүлеге управляющие Рушан Ривенер улы Усманов хезмәт коллективында хезмәт тәртибе торышы белән таныштырды. 
Очрашуда район прокуроры Алмаз Равил улы Абдюшев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Әнәс улы Хәмидуллин катнашты.  Профилактика көненә йомгак ясаганда Геннадий Крюков көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр буенча уй-фикерен әйтте, тәгаен бурычлар куйды.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 797 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск