Сишәмбе, 14 февральдә, Чакмагыш район китапханәсе каршында эшләп килгән "Ровесник” клубы 85 нче һөнәрчелек лицееның "Тракторчы-машинист”, "ВС” категорияле шоферлар әзерләү бүлекләрендә укучы 3 курс талипларын һәм "Йорт хуҗабикәсе, азык-төлекне хисаплаучы”га укучы 4 курс талибәләрен җыйды. Бу очраклы гына түгел, быел 4 март көнне Русия Федерациясе Президентын сайлауда бүгенге студентлар үз гомерендә беренче тапкыр мөһим дәүләт кампаниясендә катнашачак. Яшьләр игътибарсыз калмый Иң башлап территориаль сайлау участогы рәисе урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова яшьләрне Русия-дә 18 яше тулган һәр гражданинның сайлауларда катнашу хокукына ия булуы турында сөйләде. Русия Конституциясенең сайлауларга кагылышлы мәддәләренә тукталып үтте. Үзәк һәм территориаль сайлау участокларының эше белән таныштырды, сайлау процессы, бирелгән тавышны санау буенча тулысынча мәгълүмат бирде. Русия Президенты вазифасына сайланучы кандидатларның һәркайсына аерым тукталып, алар белән таныштырып үтте. Үз чиратында укучылар да сораулар яудырып кына торды. Русия Президенты постына кандидатларның ничә яшьтә булу кирәклеге хакындагы, исәпкә теркәү таныклыкларын кайдан һәм кайчан алып булу кебек сорауларга тулы җавап алдылар.Очрашу азагында китапханәче, "Ровесник” клубы җитәкчесе Зөлфия Гайнетдинова яшьләрне чит илләрдә сайлау системасы, сайлауларга бармый калган гражданнарны нинди җаваплылык көтүе турында кыскача таныштырып, яшьләрне сайлауларга җаваплы карарга чакырды. Лилия Батталова.
|