Русия Президенты Дмитрий Медведев 2012 елны Русия тарихы елы дип игълан итте. Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу җәмәгатьчелекнең Русия тарихына һәм аның дөнья тарихындагы роленә игътибарын җәлеп итүне күздә тотып эшләнде. Бу хактагы махсус Указы белән ил Президенты Русия тарихы елын үткәрү буенча оештыру комитетын төзү һәм күреләчәк чаралар планын эшләү бурычын да билгеләде. Русия Федерациясе субъектларының башкарма власть органнарына да Русия тарихы елын үткәрү барышында тиешле чаралар күрергә тәкъдим ителә.
|