Көлегез – файдасы күп белегез!
Көлке көне буларак билгеләнгән 1 апрельне көнен барыбыз да көтеп алабыз. Шуны күз уңаенда тотып, район мәдәният йорты хезмәткәрләре быел да инде күркәм гадәткә кергән традициядән читләшмичә, чакмагышлыларга күркәм күчтәнәч – "Көлке кичәсе” әзерләделәр. 1 апрельдә 19.00 сәгатьтә башланачак бу тамашага килгән hәркем үтемле сатира-юмор, җыр-моң, дәртле биюләрдән күңеленә илhам алып, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, рәхәтләнеп ял итеп кайтачак. Билет хакы да "тешләшми” – нибары 50 сум гына. Күңелле тамашага рәхим итегез!
|