Суббота, 04.05.2024, 01:42

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Ноябрь » 15 » 16 ноябрь – районыбыз авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне
07:50
16 ноябрь – районыбыз авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне
Бәйрәм белән, хөрмәтле авыл эшчәннәре!
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне — көтеп алынган зур бәйрәм, ирешелгәннәрне барлау, уңганнарны данлау да, алга яңа максатлар билгеләү дә. Илебезнең азык-төлек иминлеген, җәмгыятьнең социаль тотрыклылыгын тәэмин итүче авыл эшчәне чын мәгънәсендә хөрмәтләүгә лаек. Районның агросәнәгать өлкәсендә ирешелгәннәре республика күләмендә маяк итеп куела. Уфада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада ясаган чыгышында Башкортстан Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитов районыбыздагы эшчәнлеккә югары бәһа бирде, алдынгыларыбыз тәбрикләнде, бүләкләнде.
Әйе, ирешелгәннәр байтак. Авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү өчен тагын да зуррак максатлар билгеләнгән. Аларны үтәү, үсеш баскычларына күтәрелү өчен бүген игътибарга лаек эшләр башкарыла:  һәр тармакта алдынгы технологияләр кертелә, яңа техника, җиһаз-корылмалар сатып алына. Республикада максатлы программалар гамәлгә кертелүе, игътибар һәм ярдәмнең артуы авыл эшчәннәренең киләчәккә ышанычын арттыра, өметен яктырта, авылның социаль йөзен балкытуга, халыкның яшәү – тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга зур этәргеч булып тора. 
Районда төзү-яңарту эшләренә игътибар арта. Яшь кадрларны җәлеп итү һәм авылларда төпләнүгә ярдәм итү һәрвакыт игътибарда торган көнүзәк мәсьәлә булып кала.
2012 ел авыл эшчәннәре өчен сынаулар елы булды. Иртә яздан көзгәчә дәвам иткән корылык шартларында да басуларыбызда хезмәт дәрте сүрелмәде, елына карата уңышы да булды: бөртеклеләрнең тулай җыемы 80 мең тонна тәшкил итте, гектар куәте 24,6 центнер булды. Киләсе ел уңышы өчен җитәрлек күләмдә орлык салынды, барлык терлекләргә җитәрлек мал азыгы хәзерләнде.
Мал кышлату уңышлы дәвам итә. Җитештерү күләме арта, 14 ноябрьгә һәр сыердан уртача 5000кг сөт савып алынды. Ирешелгәннәр — ел дәвамында басуларда, фермаларда көнне-төнгә ялгап, вакыт белән исәпләшми тырышып эшләүнең куанычлы нәтиҗәсе. Фидакарь хезмәтләре белән район икътисадын күтәргән, илнең бәрәкәтен арттыруга лаеклы өлеш керткән авыл хезмәткәрләренә арытаба да фәкать уңышлыклар гына юлдаш булсын.
Хөрмәтле авыл эшчәннәре!
Тырыш хезмәтегез белән районыбызны данлавыгыз, ил язмышын хәстәрләп яшәвегез өчен зур рәхмәт сезгә. Игелекле хезмәтегез казанышларга бай булсын. Язмышларын агросәнәгать белән бәйләгән барлык кешеләрне, яшьләргә хезмәт тәрбиясе биреп, шәхси тормышта да үрнәк күрсәтүче, кадерле ветераннарны һөнәри бәйрәм уңаеннан ихлас йөрәктән котлыйм, һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, гаилә иминлеге, бәрәкәтле озын гомер телим.
Риф Йосыпов, 
муниципаль район хакимияте башлыгы.

Просмотров: 730 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск