Воскресенье, 05.05.2024, 00:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 29 » Комсомол – минем яшьлегем
08:21
Комсомол – минем яшьлегем
ВЛКСМга – 95 ел
Быел көз ВЛКСМ (Всесоюзный Ленинский коммунистический союз молодежи) үзенең 95 еллыгын билгели. Коммунистик яшьләр союзы 1918 елның 29 октябрендә үткәрелгән Бөтенрусия Яшьләр, эшче һәм крәстиян Союзының  съездында оештырыла. Ул чакта Русия коммунистик яшьләр союзы (РКСМ) дип атала.

Комсомолның җитмеш елдан артык бай тарихы бар, аның үткәне данлы. Бу елларда аның сафында күп миллионлаган совет яшьләре тәрбияләнде, чыныгу алды. Яшьләр оешмасының күп яклы тормышы, эшчәнлеге, егетләр һәм кызларның төрле елларда хезмәттә һәм сугыш кырларында күрсәткән каһарманлыгы һәм батырлыгы турында шигъри һәм чәчмә әдәби әсәрләр, пьесалар, җырлар, кинофильмнар, монументаль һәйкәл-обелисклар,  шулай ук өлкән буын кешеләренең истәлекләре аша беләбез. Урта буын вәкилләренең яшьлеге дә комсомолда үтте.
Әгәр тарихка кыскача байкау ясасак, комсомолның илебез язмышыннан аерылгысыз  булуын күрербез. Яшьләрнең иң активы өлеше булып торган комсомолецлар башкаларга үрнәк күрсәттеләр, яшьләр арасында тәрбияви эш алып бардылар. Комсомол сафында тәрбияләнгән егет һәм кызларның хезмәт батырлыгы һәм җәмәгать эшчәнлеге турында тәфсилләп күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Алар гражданнар сугышы, илне индустриальләштерү, күмәк хуҗалыклар оештыру, Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда, аннары сугыш җимереклекләрен тергезүдә, чирәм җирләрне ачуда, илдә алып барылган социалистик төзелешләрдә зур фидакарьлек һәм каһарманлык күрсәттеләр. Моның өчен ВЛКСМ биш югары дәүләт бүләге — орденнар белән бүләкләнде. Узган гасырның алтмышынчы-сиксәненче елларында яшьләр яңа шәһәрләр һәм поселоклар, завод-фабрикалар, Себер яткылыкларын үзләштерүдә, атом һәм гидроэлектр станцияләре, Байкал-Амур тимер юлы магистрален (БАМ) , Уренгой-Помары-Ужгород газүткәргечен һәм башка бик күп мөһим объектларны төзүдә катнаштылар. Алар удар комсомол төзелешләрендә озын акча артыннан кумадылар, ә илебезне күтәрү, дөньяда куәтле державага әверелдерү, Ватанга файда китерү өчен бихисап авырлыкларны җиңә-җиңә эшләделәр һәм зур уңышларга ирештеләр.
Яшьләр комсомол путевкасы белән авыл хуҗалыгына эшкә бардылар. Басучылыкта, терлекчелектә, төзелештә комсомол-яшьләр коллективлары, бригадалары һәм звенолары төзелде, үзара ярыш оештырылды. Югары һәм урта уку йортлары талиплары авылларда терлекчелек биналары, социаль объектлар төзеделәр. Шәһәр комсомол оешмалары авылларны шефка алдылар.
Эшли дә, ял да итә белде тынгысыз комсомоллар. Яшьләрнең ялын оештыру, мәдәни чаралар, үзешчән сәнгать түгәрәкләре, спорт ярышлары комсомол оешмаларының эшчәнлегендә төп игътибар үзәгендә торды. Шул ук вакытта яңа гореф-гадәтләр керттеләр, мәсәлән, комсомол туйлары үткәрелде.
Мәктәпләрдә, хәрби частьларда да комсомол оешмалары актив эш алып бардылар, күп төрле кызыклы чаралар оештырылды.
Яшьләр союзының яшь буынны тәрбияләүдәге роле, кадрлар резервы буларак эшчәнлеге турында да аерым әйтеп үтәргә кирәк. Җыелышларда, пленум һәм конференцияләрдә демократик принциплар гамәлгә ашырылды, хезмәт тәртибе, шәхси җаваплылык, җәмәгать тормышындагы активлык кебек мәсьәләләр буенча да җитди сөйләшүләр алып барылды. Патриотик тәрбия һәрчак игътибар үзәгендә торды. Кадрлар әзерләү, аларны үстерү оешма алдында мөһим бурыч итеп куелды. Әйткәндәй, комсомол сафында тәрбияләнгән бик күпләр соңыннан җаваплы җитәкче вазифаларына үрләтелде. Аларның күпчелеге әле дә төрле тармакларда талантлы оештыручы-белгечләр, тәрбиячеләр, остазлар булып эшләрен уңышлы алып баралар, бүгенге яшьләргә үрнәкле булып торалар.
Район оешмасына илленче еллардан алып Әдһәм Мансуров, Мөфәвәзә Рәхимова, Рәшит Гарифуллин, Касыйм Йосыпов, Әнвәр Габдрахманов,Тәлгать Разетдинов, Фаил Әхмәдуллин, Флүр Сакаев, Хәйдәр Басыйров, Фәйзелхан Мотаһаров, Рамил Хәбиров, Зилә Хөснетдинова, Рим Хуҗин җитәкчелек итте. Мария Тимашева, Лүзә Фәрхиуллина, Әнисә Гомәрова, Ранис Баянов, Флидә Шакирова, Фларис Шакиров, Зөлфия Әрдәширова, Өлфәт Гәрәев, Рамил Әхмәтов һәм башка бик күпләр төрле елларда ВЛКСМ райокомының икенче секретарьлары һәм бүлек мөдирләре булып эшләделәр.
 Хезмәттә алдынгы, шәхси тормышта үрнәкле яшь егетләр һәм кызларыбыз комсомол оешмасы секретарьлары итеп сайланды. Бик күпләр комсомол активистлары булды, җәмәгать пору-чениеләрен үтәде. Кешеләр белән эшләргә өйрәнде. Яшь чагында алган тормыш мәктәбе, чыныгу соңрак тормышта бик ярап куя, һәрьяклап файда китерә. Иң мөһиме – яшьләр яхшы якка үзгәреп, җәмгыятьтә лаеклы кешеләр булып үстеләр, башкаларны да үз артыннан иярттеләр.
Әйе, ул елларда комсомолның яшьләрне тәрбияләүдәге роле зур булды. ВЛКСМ дөньядагы иң зур совет илендә иң зур  һәм иң озак вакыт уңышлы эшләгән җәмәгать оешмасы булды. Ә ни өчен таркалды соң ул? Минемчә, коммунистик яшьләр союзының бары тик КПССның идеологик кысаларында яшәве, аннан читкә чыга алмавы, үзаллылык булмавы һәм боларга өстәп диннән аерылуы да моңа комачаулагандыр. Коммунизм төзү, капитализм системасына каршы тору сәясәте гамәлгә ашмады, пролетариатны, барлык халыкларны берләштерүе, дөньяда тигезлек урнаштыру сәясәте тормышка аша алмаслык хыялда гына калды. Нәтиҗәдә СССР таркалу белән бергә Коммунистлар партиясе дә юкка чыгарылды. Ә Ленин комсомолы аның  тугры алмашчысы иде. Шул рәвешле егерме ике ел элек ВЛКСМ да яшәүдән туктады.
Әнә шулай егет һәм кызларда һәрчак яшьлек дәртен кабызып яшәткән Ленин исемен йөртүче коммунистик яшьләр союзы илебез тарихында, өлкәнрәк буын кешеләре тормышында мәңге җуелмас эз калдырды. Шуңа алар: "Комсомол – минем яшьлегем”, дип яшь чакларын искә алалар.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 1311 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск