Понедельник, 29.04.2024, 07:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 18
9 октябрьдә район мәдәният йортында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш үткәрелде. Анда район предприятие-оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Тәүдә муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин барлык район халкын Башкортстан Республикасы дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителүнең 23 еллыгы белән котлады, матур теләкләр теләде. Районыбызның социаль-икътисади, рухи-мәдәни үсешенең кайбер төп күрсәткечләренә тукталды, чакмагышлыларның иң зур бәйрәмебезгә зур хезмәт уңышлары белән килүен, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән күркәм эшләр башкарылуын тәгаен мисаллар белән дәлилләп сөйләде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов тантаналы чарада катнашучыларны һәм алар исеменнән барлык район халкын дәүләт бәйрәме – Республика көне белән котлау сүзләрен җиткерде. "Республика көне – үзенең төбәге, аның матур табигате, бай тарихы һәм үзенчәлекле мәдәнияте белән горурланучы кешеләр өчен уртак бәйрәм. Бүген рес-публика, шул исәптән аның составындагы Чакмагыш районы – тотрыклылык һәм үзара килешеп яшәү үрнәге. Районыбызның төп байлыгы – аның данлы кешеләре. Без бергәләп теләсә нинди бурычларны хәл итәргә һәм авырлыкларны җиңәргә сәләтле”, – диде ул үзенең чыгышында һә ... " Читать дальше "
Просмотров: 493 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.10.2013 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимияте 2014 елның беренче яртыел-лыгына матбугат басмаларына язылуны оештыру турында карар кабул итте. Анда Башкортстан Республикасы Федераль почта элемтәсе идарәлегенең Чакмагыш почтамтына (җитәкчесе А.Ә.Әхмәдиев) предприятие, оешма, учреждение, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл биләмәләре башлыклары белән берлектә агымдагы елның 1 сентябреннән 31 декабренә кадәр вакыт эчендә үзәк басмаларга, республикада нәшер ителүче гәзит һәм журналларга һәм район "Игенче”, "Сакмагош саткылары” гәзитләренә язылуны оештырырга кушылды. Милекнең төрле формасында хуҗалык итүче юридик берәмлекләр җитәкчеләре сугыш һәм хезмәт ветераннарына, эшләмәүче пенсионерларга һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә вакытлы матбугатка льготалы язылу өчен матди ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен табарга, диелә әлеге карарда. Шулай ук бюджет учреждениеләренә ведомство подпискасын рәсмиләштерү өчен район бюджетыннан акча бүлү муниципаль район хакимиятенең финанс идарәлегенә (Р.Х.Фәезов) йөкләтелә. Чакмагыш почтамты, район "Игенче” һәм "Сакмагош саткылары” гәзитләре редакцияләре (Ф.Ф. Әмирханов), авыл биләмәләре башлыклары киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен язылу кампаниясенә җәмәгать таратучыларын җәлеп итеп аны югары оешканлык дәрәҗәсендә үткәрергә бурычлы.
Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә подписка кампаниясен үткәрү өчен җаваплы кешеләрне һәм җәмәгать таратучыларын билгеләргә тәкъдим ителде. Шулай ук авыл биләмәл ... " Читать дальше "
Просмотров: 498 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.10.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск