Понедельник, 29.04.2024, 02:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 09
Хәбәр ителүенчә, агымдагы елның 4 сентябреннән районда гражданнарны саклау буенча айлык башланган иде, ул 4 октябрьдә Гражданнар оборонасы көнендә тәмамланды. Шушы уңайдан хәбәрчебез район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиевага мөрәҗәгать итеп, айлык чорында уку йортларында нинди чаралар үткәрелүе белән кызыксынды.
– Мәгариф бүлегендә һәм районның барлык гомум белем бирү учреждениеләрендә гражданнарны саклау айлыгын үткәрү буенча план төзүдән башладык эшне, – диде Мәнзүрә Җәүдәт кызы. – Айлык кысаларында сентябрь-октябрь айларында балалар белән хәвефсез яшәү культурасы мәсьәләләре буенча занятиеләр оештырылды. Шулай ук янгын чыкканда, аварияләр, гадәттән тыш хәлләр булган һәм террористик актлар янаган очракларда ничек дөрес эш итә белергә өйрәнү буенча күнекмәләр үткәрелде. Анда хәвефсез тормыш нигезләре укытучылары, мәктәпләрнең укытучылар коллективы, янгын часте, газ хезмәте һәм полиция хезмәткәрләре җәлеп ителде.
Мәгариф бүлеге тарафыннан районның барлык мәктәпләренә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәлеге җибәргән террорчылык актлары янаган һәм булган очракта анык эш итү турындагы язмалар (памятка) таратылды. Айлык чорында мәгариф учреждениеләрендә янгынга каршы хәбәр итү системасы, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителү тикшерелде, гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр стендлары яңартылды. Хәвефсез тормыш ... " Читать дальше "
Просмотров: 750 | Добавил: bikmiew | Дата: 09.10.2013 | Комментарии (0)

Кешелекнең иң күркәм сыйфатларын туплаган, һәр баланы тәрбияле, белемле шәхес дәрәҗәсенә күтәрүгә армый-талмый хезмәт салучы һөнәр остасы ул – укытучы. Бүген бар игътибар, хөрмәт, котлау, теләкләр – аңа!
5 октябрь көнне район мәдәният йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы матур бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә муниципаль район хакимияте башлыгы, аның урынбасарлары,  авыл биләмәләре хакимияте башлыклары, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында фидакарь хезмәт салучы укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.
Мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов чыгыш ясады. "Укытучы һөнәре мактауга, хөрмәткә лаек, мәгариф тармагына игътибарны тагын да көчәйтү – район җитәкчеләренең өстенлекле юнәлеше”, –  диде ул, яшь буынны тәрбияләүдә укытучыларга иҗади уңышлар, сәламәтлек теләде һәм хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән педагогларга дәүләт бүләкләре, район хакимият башлыгы, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы —Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Наил Җәүдәт улы Баһаветдиновның премияләрен тапшырды.
Муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева залда утыручы барлык мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады. "Кеше нинд ... " Читать дальше "
Просмотров: 2282 | Добавил: bikmiew | Дата: 09.10.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск