Понедельник, 29.04.2024, 07:18

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 24
Октябрь аенда районда газдан хәвефсез файдалану буенча айлык игълан ителгән иде, ул әле дә дәвам итә. Шушы айлык чорында табигый газдан файдаланучылар арасында кисәтү-профилактика эшләре үткәрелә, газ хуҗалыгын кышкы шартларда эшләтүгә хәвефсез күчерү чаралары күрелә.
***
Муниципаль район хакимиятенең икътисад бүлегеннән хәбәр итүләренә караганда, бу атна азагында, ягъни 26 октябрьдә Чакмагышта авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелмәячәк. Чираттагы көзге ярминкә алдагы атнаның шимбәсендә, 2 ноябрь көнендә булачак.
***
Русия Саклык банкында агымдагы елның 1 октябреннән 1 декабренә кадәр барлык пенсионерларга һәм эшләүчеләргә еллык 16,5 процент белән куллану кредитлары бирү акциясе үтә.
***
Октябрь башында "Пластик” операциясе кысаларында Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм гимназия укучылары көче белән буа буе һәм Яңа Балтач белән Бүздәк юл киселеше территориясе пластик шешәләр һәм башка төрле калдык чүпләрдән тазартылды. Чүпне җыеп алу өчен техника җаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” һәм "Сантехник” җәмгыятьләреннән бүленде. 
***
Район үзәген төзекләндерү максатында Тынычлык һәм Октябрь урамнарын тоташтыручы тыкрыкка асфальт салынды. Бу эш "Чакмагыш торак-коммун ... " Читать дальше "
Просмотров: 524 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.10.2013 | Комментарии (0)

"Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча барлыгы 31232 центнер сөт савып алынган, шул исәптән Сыйрышбаш фермасында 12775 центнер,  Тозлыкушта – 10201 центнер, Яңа Мортаза  сөтчелек фермасы  коллективы  8255 центнер сөт җитештергән. Савучылар арасында 1 урында Сыйрышбаш товарлыклы-сөтчелек фермасының машина белән сыер саву операторы Гөлназ Зәйнуллина, ул тулаем 2284 центнер сөт җитештергән, һәр сыердан 6921 килограмм сөт савып алган. 2 урында — Фәнәзия Гарифуллина. Аның тулаем савымы 2279 центнер тәшкил итә. Һәр сыерга уртача 5840 килограмм туры килә, ул Тозлыкуш товарлыклы-сөтчелек фермасында эшли. Нәзирә Шәрәфетдинова 1949 центнер сөт җитештереп, 3нче урынга чыккан, һәр сыердан 5906 килограмм сөт савып алуга ирешкән.
***
"Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ел башыннан 22319 центнер сөт җитештергән, бу һәр сыерга исәпләгәндә 3720 килограмм дигән сүз. 
9053 центнер җитештереп, 2 санлы товарлыклы-сөтчелек фермасы 1 урында бара, 2 урында — 1 санлы, 3 урында 3 санлы товарлыклы-сөтчелек фермалары.
Шәхси беренчелекне 3 санлы товарлыклы-сөтчелек фермасы савучысы Зөлфирә Рәфыйкова яулаган, һәр сыердан 4043 килограмм сөт савып алып,1294 центнер сөт җитештергән.
Икенче урында – Харисова Әнисә, 2 санлы фермада эшли, һ ... " Читать дальше "
Просмотров: 700 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.10.2013 | Комментарии (0)


                 
21 октябрьдә Уфа "Нур” дәүләт татар театры бинасында безнең районга багышланган
 "Кызыл таң”ның җырлы кичләре” дигән чара үтте.

Бәрәкәтле җирем – Чакмагышым,
Бу дөньяда тик син булган өчен 
Без йөртәбез сиңа күкрәкләргә
Сыймый торган кайнар сөю хисен. 
                                                 М.Нәзиров.



Башкала тамашачылары тәүдә чакмагышлылар тәкъдим иткән кул эшләре күргәзмәләре бе ... " Читать дальше "
Просмотров: 1132 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.10.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск