Понедельник, 29.04.2024, 10:36

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 10
11 октябрьдә Башкортстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 23 еллыгын билгелибез. Шушы тарихи вакыйга уңаеннан иртәгә төп дәүләт бәйрәме – Республика көнен бәйрәм итәбез. 1990 елда кабул ителгән Декларация федераль башлангычларда илебезне  бербөтен итеп ныгыту юнәлешендә беренче адым булды. Башкортстан үзәк белән төбәк арасында килешү мөнәсәбәтләрен булдыру һәм вәкаләтләрне үзара чикләү, аныклау буенча үрнәк күрсәтте. Шушы еллар эчендә Башкортстанның дәүләтчелеге булдырылды, законнар чыгару, башкарма власть органнарының тотрыклы үсеше тәэмин ителде. Икътисадый-сәнәгать, фәнни-техник һәм мәдәни-рухи үсеш күрсәткечләре буенча ныклы адымнар ясалды. Ике дистәдән артык вакыт эчендә безнең республика Русия Федерациясе субъектлары арасында лидер төбәкләр сафына чыкты.
Районыбыз Башкортстан Республикасында күп күр-сәткечләр буенча алдынгылар исәбендә бара. Авыл хуҗалыгы – аеруча нык үсеш алган тармак. Ашлык, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча, башка социаль өлкәләрдә ирешкән уңышларыбыз билгеле. Районыбыз эшчәннәре быел да сынатмадылар, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Сәнәгать  һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме арта. Социаль-икътисадый үсештәге тотрыклылык кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен тагын да күтәрүгә булышлык итә. Ә ул казанышлар чакмагышлыларның көндәлек тырыш хезмәтеннән барлыкка килә.
Республика көне – бөтенхалык бәй ... " Читать дальше "
Просмотров: 489 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.10.2013 | Комментарии (0)

Хөрмәтле Риф Сәгъдәтулла улы!
Башкортстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүнең 23 еллыгы – Республика көне уңаеннан чын күңелдән котлавымны кабул итегез!
Бу чын мәгънәсендә тарихи вакыйга Башкортстанның социаль тормышының барлык өлкәләрендә дә тотрыклы үсеш һәм динамикалы алга китешне, республиканың җәмгыять реформалары юллары буенча ышанычлы хәрәкәтен тәэмин итте, аның үсеш перспективаларын һәм өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.
Ныклы сәламәтлек, олы шәхсән бәхет, туган Башкорт-станыбыз һәм барлык Русия Федерациясенең чәчкә атуы хакына җимешле хезмәт итүегезне телим!

Ихтирам белән,
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе К.Толкачев.

Просмотров: 651 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.10.2013 | Комментарии (0)

Хөрмәтле райондашларымны зур бәйрәм – Республика көне белән тәбриклим! Башкортстанның бүгенге иреш-кәннәре 23 ел элек мөстәкыйльлек алганнан соңгы  үсешенең күркәм нәтиҗәләре. Республика тотрыклы үсеш юлыннан ышанычлы атлый. Соңгы еллардагы мөһим өстенлекле юнәлешләрнең берсе – инновация һәм инвестиция активлыгы. Әлеге вакытта республикада йөзгә якын инвест-проектлар гамәлгә ашырыла. Шундый зур проектлар һәм заманча яңа технологияләр республика икътисады үсешен яңа биеклеккә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Сәнәгать икътисады, агросәнәгать комплексы үсешендәге кебек   башка тармакларда да уңай үзгәрешләр бара. Республикада мохтаҗ кешеләр алдында социаль йөкләмәләр сакланып калынды.
Безнең район тормышында да чагыла ул үзгәрешләр. Халыкның тормышын яхшырту максатында күп төрле чаралар күрелә. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре дә бәйрәмне яхшы хезмәт күрсәткечләре белән каршылый.
Мин эшсөяр, булдыклы, актив гражданлык позициясендә торучы райондашларыма исәнлек-саулык, бәхет-шат-лыклар, яхшы кәеф, имин, мул-җитеш тормыш телим.

Вадим Соколов,
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, "Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе.

Просмотров: 607 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.10.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск