Воскресенье, 28.04.2024, 22:52

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 22
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында районыбызда мәктәп укучылары, яшүсмерләр, яшьләр өчен төрле чаралар әледән-әле үткәрелеп тора. Шундыйларның берсе – "Мин тормышны сайлыйм!” дигән исем астында район мәдәният йортында наркомания, тәмәке тарту һәм эчкечелек кебек начар күренешләргә каршы зур чара үтте. Анда Бөре кооператив техникумының Чакмагыштагы филиалы, Чакмагыш һөнәрчелек лицее укучылары, бер төркем яшьләр катнашты. Чара район мәдәният йорты методисты Луиза Фрит кызы Ишморатова һәм  муниципаль район хакимиятенең наркоманиягә каршы комиссия сәркатибе Светлана Фларис кызы Шакирова җитәкчелегендә узды.
Мәдәният йортының тамаша залында бер төркем укучылар, яшьләр урын алды. "Мин тормышны сайлыйм” видеофильмы күрсәтелде: әйләнә-тирәбезнең ни кадәрле гүзәл, искиткеч матур булуы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы һәркайсы гармониядә тереклек итүе соклангыч хисләр уята. Сәхнәдә Фидан Бикмурзин башкарган. «Бу дөнья нинди гүзәл – кара әле!» ("Как прекрасен этот мир – посмотри!”) җыры тормышка бары тик позитив нота булып яңгырады. Әмма бүгенге көндә илебез, республикабыз күләмендә йөрәкне тетрәндергән, җәмгыятебезгә, әйләнә-тирәбез өчен хәвеф тудырган күренешләр – наркомания, эчкечелек тынгы бирми. Алдагы сюжет республика наркодиспансерында дәваланучы япь-яшь кызлар һәм егетләрне, аларның наркотиклар аркасында нинди хәлгә төшүләрен, бертуктаусыз үкенүләрен чагылдырды. Фильмда наркодиспансерда ... " Читать дальше "
Просмотров: 740 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.10.2013 | Комментарии (0)

Депутат һәм тормыш

              

Депутат булып сайлану үз иңеңә гаять дәрәҗәдә зур җаваплылык алу ул. Мин моны яхшы аңлыйм һәм үземә күрсәтелгән хөрмәт итеп кабул итеп авылдашларымның ышанычын акларга тырышам. Мәгълүм булуынча, быел әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Бу җәһәттән дә авылдашларым белән бергәләп игътибарга лаек эшләр башкарырга өлгердек. 
Апрель аенда өмә ясап зиратны тәртипкә  китергән идек инде. Сентябрьдә үткән өмәдә дә ике урам халкы актив катнашты. Йөрергә уңайлы итеп зур чүплек урыны (900 м) эшләтү чарасын күрдем. Бу эшне башкарып чыгуда Рәшит Нәфыйков, Фларит Нуриев, Габделфәт Нәфыйков, Фидрат Әминев, Илдус Зарипов аеруча активлык күрсәтте. Барлык авыл халкы хәзер чүпне шунда түгә, башка урыннарда чүплекләр бетерелде. Яңа Сөрмәт зиратында тимер капка куелды. Бу көннәрдә Яңа Сөрмәт, Иске Сөрмәт авыллары зиратларында янә өмәләр оештырдык. Чүп савытлары эшләп куелды. Чишмәләрне шулай ук чистартып торабыз. Әйләндереп алдык, чәчкәләр утырттык. Бу мөһим эшләрдә Вәсил Бәдретдинов, Илшат Нәбиуллин, Валерий Рая ... " Читать дальше "
Просмотров: 1065 | Добавил: bikmiew | Дата: 22.10.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск