Воскресенье, 28.04.2024, 23:43

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Октябрь » 07
Көзге кыр эшләре барышы белән кызыксынып, "Үзәк” МТСының Хуҗин  исемендәге бүлекчәсенең шикәр чөгендере үстерелгән басуларына бардык. Көннең салкын торуына карамастан, егетләр ут уйнатып татлы тамыр җыялар иде. 
Чак соңламаганбыз, биредә соңгы гектарларда эшне тәмамлап киләләр. 
"Әле без 100 гектарлы басуда. Барлыгы 440 гектарда чөгендер үстердек. Техника көйле эшли, егетләр тырыш, бер атна эчендә эшне тәмамларга иде, һава торышы көйсезләнүе генә борчый, – диде безгә баш агроном Рамил Фәйзуллин, күктә куерган карлы-яңгырлы болытларга карап. – 160 гектарлы бу басудан һәр гектардан 370 центнер чөгендер җыеп алдык. Ташкалмаш авылы янындагы басу гектарыннан 350 центнер татлы тамыр бирде. "Үзәк” машина-технология станциясендә көч бар, әлегә безнең басуларда өч комбайн эшли. "Холмер” комбайннарында Илдар Закиров, Фидус Сәлимгәрәев, "Агрефак” та Рәфыйк Сәлимов, Галим Деникәев, Салават Нуркаев, Алик Макулов ал-ял белми хезмәт сала. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, быел хезмәтләндерү дә яхшы – техника чак кына көйсезләнсә дә, тиз арада аны төзекләндереп, сафка бастыралар. Татлы тамырны югалтуга юл куелмый. Һәр комбайн артыннан өчәр кеше чөгендерне җыя бара.” 
Уңыш Чишмә һәм Раевка эшкәртү заводларының кабул итү пунктларына озатыла. Бүгенге көндә 61 мең центнер уңыш тапшырылган. Басуда әлегә 20 мең центнер татлы тамыр ята. Казы ... " Читать дальше "
Просмотров: 625 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.10.2013 | Комментарии (0)

Терлекчелек
Терлекчеләр өчен үтә дә җаваплы чор — малларны фермаларга кайтарып асрау башланды. Район хуҗалыкларында бу җәһәттән эшләр ничегрәк тора? Хәбәрчебезнең шушы һәм башка кайбер сорауларына муниципаль район хакимияте авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы Алмаз Камалов җавап бирә.
– Алмаз Венер улы, җәмәгать маллары җәйге лагерьлардан кайтып беттеме, терлекчелек фер-маларының мал кышлатуга әзерлеге ни дәрәҗәдә?
– Өч хуҗалыктан башкаларында маллар фермаларга кайтарылды һәм алар кышкы рацион буенча ашатыла башлады. Мал тораклары, каралтылар һәр хуҗалыкта җәйге айларда ремонтланды, тирестән чистартылды, биналарга дизенфекция үткәрелде, су белән тәэмин итү системасы каралды. Эш урыннары терлекчеләр белән тулыландырыла. Кыскача итеп әйтсәк, бүген фермаларда малларны уңышлы кышлатып чыгару өчен тиешле шартлар бар.
– Ә ни өчен соңгы көннәрдә сөт җитештерү кимеде, моның сәбәбен нидә күрәсез?
– Моның сәбәпләре берничә. Беренчедән, табигать шартларына бәйле. Соңгы вакытта озакка сузылган яңгырлар, моның өстәвенә көннәрнең кинәт суытып җибәрүе продукция алуга начар йогынты ясады. Икенчедән, кеше факторы да эшнең ахыргы нәтиҗәләренә нык тәэсир итте. Малларны җәйләүләрдән фермага кайтарып кышкы шартларда асрый башла ... " Читать дальше "
Просмотров: 601 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.10.2013 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимиятендә газдан хәвефсез файдалануны пропагандалау буенча айлык үткәрү турында  карар кабул ителде. Бу чара 1 октябрьдән баш-ланып 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Максаты – газ җиһазларын файдаланганда хәвефсезлекне тәэмин итү, газ приборлары белән эш иткәндә аварияләрне һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү. Айлык чорында газдан хәвефсез файдалануны пропагандалау буенча төрле профилактик чаралар – яшәгән җирдә, эш урыннарында кешеләр белән әңгәмәләр үткәрү, мәктәпләрдә ачык дәресләр оештыру, укучыларга "Газдан файдалану кагыйдәләре” буенча лекцияләр уку планлаштырыла. Бу эшләр районның газ хезмәте белгечләренең актив катнашлыгында үтәчәк. Авыл биләмәләре башлыкларына, шулай ук үзендә газ хезмәте булган "Чәрмәсән” кошчылык фабрикасы, Чакмагыш газ җиһазларын җитештерүче предприятие (элекке механика заводы) җитәкчеләренә шушы айлыкта актив кушылырга тәкъдим ителде. Район "Игенче” гәзите һәм "Чакмагыш” телевидениесе хезмәткәрләренә айлык барышын даими яктыртып торырга, газдан хәвефсез файдалану мәсьәләләре буенча махсус рубрика ачарга йөкләтелде.
Просмотров: 535 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.10.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск