Четверг, 02.05.2024, 06:22

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Сентябрь » 23 » Дөньялар һәрчак тыныч булсын!
07:22
Дөньялар һәрчак тыныч булсын!

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында чакмагышлылар фронтта һәм тылда батырлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. Күпләре яу кырында һәлак булды. Каһарманнарны онытмыйбыз. Авыллардагы алар истәлегенә куелган һәйкәл-обелисклар сугыш елларын искә төшереп, башкача җирдә канкоеш булмасын, кешеләр үзара тынычлыкта, бәхетле яшәсен дип кисәтеп тора сымак.

Соңгы ике елда безнең районда бу сугышта катнашучыларның барысы истәлегенә куелган һәйкәлләр һәм обелисклар яхшылап ремонтланды, гранит, мәрмәр ташлар белән йөз-ләнелде, тирә-ягы терекләндерелде, Җиңү парклары тәртипкә китерелде. Ул гына да түгел, яңа һәйкәлләр ачыла бездә. Быел Җиңү көне алдыннан, мәсәлән, Яңа Калмаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучы фронтовик батырларга обелиск урнаштырылды. 10 майда Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Сәлиховның туган җирендә – Иске Почкак авылында батырның бюсты ачылды. Яңа Мортаза авылында да яңа обелиск эшләп куйдылар.Узган атнаның шимбәсендә Җәмәй авылында да шундый обелиск-һәйкәл ачылды. Аны ачу тантанасында авылның олысы-кечесе катнашты. Обелиск ис-кесе урынында өр-яңадан төзелгән. Ул бик матур, зәвыклы итеп эшләнгән. Моны эшләү өчен шушы авылда туып үскән кешеләр акча биргән. Барлыгы 80 мең сум акча җыелган. Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Радик Тимерханов акчалата ярдәм иткән Илдар Гайнулла улы Әһәдуллинга, бертуган Роза, Рина, Марат, Гүзәл, һәм Рамил Хәбировларга, Шәйнур Миңнегәрәй улы Сәлимовка, Ринат Хәким улы Әһәдуллинга, Илвер Венер улы Маннановка авыл Советының Мактау грамотасын тапшырды. Радик Рәзиф улы үзе дә һәйкәлне тергезүдә башлап йөрүче була һәм төзүдә актив катнаша, акча белән ярдәм күрсәтә.Тантанада Радик Тимерханов, район Советы сәркатибе Илгиз Ихсанов, район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев, хезмәт ветераны Шәйнур Сәлимов, Уфа шәһәренең Ленин районы суды рәисе Илдар Әһәдуллин, “Салкын чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Хәбиров, фермер Рөстәм Гыйльметдинов чыгыш ясады. Алар бу һәйкәл-обелискның яшь буын өчен кирәк булуын билгеләп, яшьләргә авылдашларның, өлкән буынның батырлыкларын онытмаска, һәркайсын истә тотарга, тынычлыкны уяу сакларга, дип наказ бирделәр, үз иленең чын патриоты булып үсүләрен теләделәр. Эскәмияләрдә утыручы хөрмәтле тыл ве-тераннары Хәвия Әһәдуллина, Сәрия Хәйруллина, Фәнисә Әһәдуллина, Мәэва Миргазова, Тәүсия Шәйханова, Нәҗибә Маннанова, Ханә Шиһаева, Әнисә Хәйруллина һәм Мәсгудә Хәй-руллина да шушы изге эшне башкарган иганәчеләргә, һәйкәлне эшләүчеләргә күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен әйттеләр, дөньялар имин, илләр тыныч булсын, күк йөзен башкача сугыш сөреме капламасын, кешеләр һәрвакыт имин, бәхетле яшәсеннәр, дип теләделәр. Бәләкәй генә Җәмәй авылыннан (әлеге вакытта анда 55 йорт исәпләнә) Бөек Ватан сугышына 88 кеше киткән, 49 кеше илебез азат-лыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышларда һәлак булган. Аларның исем-шәрифләре ташка уелып язылган.

Чараны Имәнлекул авыл мәдәният йортының художество җитәкчесе Эль-за Камалова алып барды. Мәктәп укучылары Альбина Казыйханова, Элина Усманова һәм кызларның вокал төркеме җырлар башкарды. Рамил Хафизов баянда уйнады, Илдар Камалов музыкаль яктан бизәде.

Соңыннан тыл ветераннарының очрашуы мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында үтте. Алар авыр бала чакларын, яшьлекләрен искә төшерделәр. Көзнең матур, кояшлы көнендә әнә шундый истә калырлык чара үтте Җәмәйдә. Күкләребез һәрчак аяз булсын, дип таралыштык.

Рәшит Вахитов.
Просмотров: 841 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск