Четверг, 02.05.2024, 11:34

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Сентябрь » 11 » Ныклы әзерлектә каршылыйлар
06:57
Ныклы әзерлектә каршылыйлар
Сайлау – 2014
Хәбәр ителгәнчә, район биләмәсендә 55 сайлау участогы төзелеп, аларда шул чаклы ул сайлау комиссияләре оештырылды. Бу комиссияләр 29 августтан эш башлады. Берничә көн элек 3253 санлы сайлау участогында булып, агымдагы елның 14 сентябрендә – Бердәм сайлаулар көнендә – Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауларга әзерлек барышы белән кызыксындым.
Сайлау участогы Чакмагышның Трактор урамы башындагы район поликлиникасында, 23 санлы бинада урнашкан. Сайлау комиссиясе рәисе – район үзәк дәваханәсе  табибы Фәрид Фәһим улы Исхаков. Эш башлаган көнне үткәрелгән беренче оештыру утырышында комиссия әгъзаларының тәгаен бурычлары билгеләнгән. Бүген һәркем үз алдына куелган бурычны үтәү белән мәшгуль. Бу сайлау участогында барлыгы 949 сайлаучы исәпләнә. Алар – кирпеч заводы микрорайонындагы урамнарда һәм Трактор урамының 1-115 санлы йортларында яшәүчеләр.
Комиссия сәркатибе Розалия Әхмәтҗанова эшләр барышы белән таныштыра. Сайлаучыларга үзләренең конституцион хокукыннан файдалану өчен бөтен шартлар да булдырылган биредә. Сайлау кабиналары,эш өстәлләре, урналар һәм күчмә урналар – һәммәсе әзер. Халыкка сайлауга чакыру кәгазьләре җибәрелгән. Участокка килә алмаучы 10 сайлаучының йортларына барачаклар, адреслары билгеле. Яшь сайлаучыларны да онытмаганнар: 10 кеше беренче тапкыр тавыш бирәчәк икән, аларга истәлеккә бүләк әзерләнгән. Сайлау участогына иртәнге 8 сәгатьтә беренче булып сайлаган 5 кешегә дә бүләк бар.
– Безнең участокка караган микрорайонда урта яшьтәгеләр күпчелекне тәшкил итә. Яшь гаиләләр дә күп. Әйтергә кирәк, сайлауларда бердәм катнашалар. Алар өчен өлкән яшьтәгеләр үрнәк булып тора. Өлкәннәр һәрвакыт сәяси активлык күрсәтеп, күпчелеге иртәнге якта ук үзләренең гражданлык бурычын үти, бу юлы да шулай булыр дип өметләнәбез, –  ди Розалия Тәбрис кызы.
Сайлау комиссиясенең эш сәгатьләре халыкка җиткерелгән. Сайлау участогында телефон бар, һәркем үзен кызыксындырган сорауга җавап алу мөмкинлегенә ия. Берничә кеше телефон аша да,килеп тә сайлаучылар исемлегеннән үзләренең исем-фамилияләренең барлыгы-юклыгы, дөрес итеп язылу-язылмавы турында белешкән.
Сайлаучылар исемлеге белән эшләү бүген дә дәвам итә. Исемлек кат-кат тикшерелә. Бер генә кешенең дә сайлауларга битараф калмавын телиләр, аларны җәлеп итү өчен уңайлы шартлар булдырырга тырыша полиция әгъзалары. 4 сайлаучы читтә сайлау таныклыгы алып киткән.
Бердәм сайлаулар көнендә әлеге участокка сайлауларны үткәрү өчен ике автомашина беркетелгән. Буфет эшләячәк, бинада янгын хәвефсезлеге, кешеләр иминлеген тәэмин итү өчен — полиция хезмәткәрләре кизүдә торачак. Комиссия әгъзаларының һәркайсы тәҗрибәле, элекке сайлауларны оештырып үткәрүдә турыдан-катнашкан. Әлеге сайлауларда да бу мөһим иҗтимагый-сәяси чараны сайлаулар турындагы закон таләпләрен  төгәл үтәп чыгып оештырырлар, дип ышанам.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 619 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск