Четверг, 02.05.2024, 04:10

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Сентябрь » 9 » Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!
10:04
Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!

Безнең бәйрәмнәр

Быел илебездә беренче тапкыр билгеләнүче Русия дәүләт ветеринариясе көне безнең районда зурлап үткәрелде. Шушы һөнәри бәйрәмгә багышлап Чакмагыштагы “Башак” кафесында истә калырлык бик матур кичә үткәрелде. Анда районның ветеринария белгечләре, шушы тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары, кунаклар чакырылган иде.
Түгәрәк өстәл артында барган бу очрашу район сәнгать осталарының җыр-моңы белән башланды һәм ахыргача күңелле җырлар күңелләрне күтәреп, яңгырап торды, курай моңы тирә-якка таралды. Район ветстанциясе коллективының бүгенге эшләре турында төшерелгән видеороликлар да күрсәтелде. Экрандагы тынгысыз ветеринар хезмәткәрләрнең көндәлек мәшәкатьләрен чагылдырган сюжетлар беркемне дә битараф калдырмагандыр. Ветеринар хезмәткәргә багышлап иҗат ителгән ике җыр рус телендә башкарылды. 
Кичә барышында бик күпләр чыгыш ясап, районда ветеринария хезмәтенең тарихына кыскача байкау ясадылар, авыр чорларны, барлыкка килү һәм тотрыклы үсеш елларын, элек эшләгән хезмәттәшләрен искә алдылар, бүгенгесе турында сөйләделәр, илдә шушы хезмәткә багышлап яңа һөнәри бәйрәм булдырылуына, ил күләмендә зурлаганнары өчен рәхмәт белдерделәр. Хезмәт ветераннары Рәйханә Искәндәр кызы Гыйлемханова, Әгинә Әнвәрбәк кызы Закирова, Әгинә Шәйхулла кызы Әбдрәфыйкова, “БАССРның атказанган ветеринар врачы” Лүзия Гали кызы Шәй-хетдинова, Роза Заһит кызы Нуриева, Сөембәк Үзбәк улы Шәрифуллин, Мәлих Мансур улы Низаметдинов, Хәлил Хәбибулла улы Вахитов, Мәрьям Кыям кызы Шәрипова, Зирина Мәсгуть кызы Усманованың чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре, матур теләкләре көчле алкышларга күмелде. 
Өлкән буын кешеләренең үзләренә дә бу көнне зур кадер-хөрмәт күрсәтелде, ихлас котлаулар күп әйтелде. Алар барысы да дөньядагы иң күптәнге һәм иң гуманлы хезмәтне сайлап, аңа һәрвакыт тугры калдылар, гомер буена көн һәм төн димичә ил, халык мәнфәгатьләрендә намуслы хезмәт иттеләр, бүгенге тормышның нигезен төзеделәр, районда терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш керттеләр. Хәвефле чирләрдән саклап, маллар гына түгел, кешеләрнең дә сәламәтлеген тәэмин иттеләр. Ә таза-сау мал ул ахыр чиктә яхшы токымлы мал, яхшы сыйфатлы терлекчелек продукциясе, дигән сүз. 1958-1981 елларда район ветстанциясе начальнигы-баш ветеринар табиб вазифасын башкарган Зәбир Шәйнур улы Мөхәммәдиевка быел җәй 85 яшь тулды. Хөрмәтле ветеранга багышлап җыр яңгырады. Митрә-Әюп ветеринар участогы мөдире Владимир Самойлович Данилов шушы көннәрдә 60 яшен билгеләде. Юбилярга, истәлекле гомер бәйрәме уңаеннан котлап, кыйммәтле бүләк тапшырылды. Аннары төрле елларда вафат булган ветеринар хезмәткәрләрне басып, бер минут тын калып искә алдылар.
Кичәдә котлау сүзләре белән Башкортстан Республикасы Ветеринария идарәлеге начальнигы урынбасары Гүзәл Җәмил кызы Бронникова чыгыш ясады. Шулай ук муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, Чакмагыш ветстанциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалиев, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Алмаз Венер улы Камалов, Русия ветеринария күзәтчелегенең Дүртөйле территориаль бүлеге дәүләт инспекторы Руслан Равил улы Габдрәхимов,“Заря” кооператив-колхозы рәисе Фәнил Зәбир улы Гыйлемханов, “Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасы директоры Динар Данил улы Сәлимов чыгыш ясап, яхшы теләкләр әйттеләр. Төрле елларда катлаулы һәм җаваплы хезмәтне җиренә җиткереп башкарган өчен хезмәт ветераннарына да, бүгенге ветстанция белгечләренә дә тырышлыклары, эшкә намуслы каравы өчен рәхмәт белдерделәр. Арытаба да тынгысыз эшләрендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете теләделәр.
Шулай ук Аблай ветеринар участогы мөдире Дамир Миңнегаяз улы Хөсәенов һәм ветфельдшеры Венер Николаевич Мелихов, Рапат ветучастогы мөдире Зөлфия Җиһандар кызы Латыйпова, ветврач-гинеколог Габделхәй Габделфәт улы Нуриев, Тозлыкуш ветучастогы ветфельдшеры Денис Хәмзә улы Дәүләтгәрәев һәм башкалар хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән ихлас котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Яңа Каръяудыдан ветврач Фәрит Шәйхетдинов соклангыч моңлы тавышы белән җырлап күңелләрне арбады.
Әйе, җиңел булмаган шушы хезмәтне сайлаган райондашлар зур хөрмәткә, рәхмәт сүзләренә лаек.  Аларның белеме һәм тәҗрибәсе, көндәлек фидакарь хезмәте аркасында бүгенге тормышыбыз имин, тотрыклы, көннәребез ышанычлы, ә киләчәгебез өметле. Арытаба да район ветстанциясе коллективы бердәм һәм тату эшләп, авырлыкларга бирешмичә алда торган мөһим бурычларны уңышлы үтәячәгенә шик юк. Моның өчен яхшы, әзерлекле кадрлары, ныклы матди базасы, зур тәҗрибәсе бар.
Тантанада бер төркем хезмәткәрләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән бүләкләнде. Алар арасында Чакмагыш ветстанциясе начальнигы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халикова Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды. Митрә-Әюп ветеринар участогы мөдире Владимир Самойлович Данилов “Башкортстан Республикасында ветери-нария үсешенә өлеш керткән өчен” мактаулы билгесе, ветаптека мөдире Гөлнур Тәлгать кызы Байбакова, Аблай ветучастогы мөдире Дамир Миңнегаяз улы Хөсәенов, Яңа Балтач ветеринар лечебницасы вет-фельдшеры Фәрит Мансур улы Юзеев, ветстанция водителе Наил Назыйф улы Садыйков Башкортстан Республикасы Ветеринария идарәлегенең Мактау гра-мотасы белән бүләкләнде. Имәнлекул вет-лечебницасы мөдире Радим Мидхәт улы Мансуровка Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Рәх-мәт хаты тапшырылды. Диагностика бү-леге ветврачы Светлана Рәиф кызы Хәй-руллина Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясенең Мактау грамотасына ия булды. Өч хезмәт ветераны – Мәлих Мансур улы Низаметдинов, Зәбир Шәйнур улы Мөхәммәдиев һәм Рәйханә Искәндәр кызы Гыйлемханова “Башкортстан Республикасы Ветеринария хезмәтенең мактаулы хезмәткәре” почет билгесе белән бүләкләнде. Муниципаль районның Мактау грамотасы белән Яңа Балтач ветлечебницасы ветврачы Сәгыйть Сәяхетдин улы Шәйхетдинов, муниципаль районның Рәхмәт хаты белән Иске Калмаш ветучастогы  мөдире Азамат Рабис улы Гәрәев бүләкләнде. “Чакмагыш район ветстанциясе” дәүләт бюджет учреждениесенең Мактау грамотасы “Базы” кооперативы ветврачы Илдар Рим улы Галин белән “Герой” кооператив-колхозы ветврачы Илдус Рәфит улы Гафиятуллинга, учреждение Рәхмәте Иске Калмаш ветучастогы ветсанитары Рәшит Өлфәт улы Сайрановка бирелде. Аларны хезмәтләре югары бәһалануы белән чын күңелдән котлыйбыз.  Һәрвакыт һәм һәркайда кирәк һәм мөһим булган тынгысыз хезмәт ияләренә – олы ихтирамга лаек ветеринария хезмәткәрләренә киләчәктә дә катлаулы һәм җаваплы эшләрендә бары тик уңышлар гына телибез. 
Рәшит Вахитов.
Гөлнур Хәлиуллина  фотолары.

 

Просмотров: 851 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск