Четверг, 02.05.2024, 09:59

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Сентябрь » 4 » Киләчәк тормышыбыз хакына
07:44
Киләчәк тормышыбыз хакына
Хәбәрчебез сорауларына Чакмагыш  территориаль сайлау комиссиясе рәисе  
Реканс Ямалиев җавап бирә
Реканс  Фәнил улы, билгеле булуынча, агымдагы елның 14 сентябрендә үтәчәк Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауны үткәрүгә  9 көн калды. Сайлауга әзерлекнең шушы хәлиткеч этабында Сез җитәкчелек иткән Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе алдында нинди бурычлар тора?
–Әлеге сайлауга әзерлек эшләре, һәрвакыттагыча, календарь планга ярашлы алып барыла. Сез билгеләп үткәнчә, Бердәм сайлау  көненә санаулы гына көннәр  калды. Хәбәр ителүенчә, 29 августтан башлап республиканың барлык төбәкләрендә сайлау участоклары эшли башлады. Безнең район биләмәсендәге 55 участокның һәркайсында сайлау комиссияләре оештырылды. Участок сайлау комиссияләрендә беренче утырышлар үткәрелде, комиссия әгъзаларының тәгаен эш юнәлешләре билгеләнде. Хәзер нигездә әзерлек эшләре сайлау участокларында бара.
Кичә участок сайлау комиссияләренә сайлаучылар исемлеген тапшырдык. Бер генә сайлаучы да исемлектән төшеп калырга тиеш түгел! – шундый бурыч куелды. Бүгеннән башлап сайлау хокукына ия булган һәр гражданин, үз сайлау участогына килеп, ул исемлектә барлыгын-юклыгын, шулай ук мәгълүматларның дөрес итеп язылу-язылмавын тикшерә ала. Әгәр берәр сәбәп белән сайлаучылар исемлегенә кертелмәгән булса, үзенең паспорт мәгълүматлары буенча өстәмә исемлеккә кертелә. Читтә сайлау таныклыгы да бүгеннән бирелә башлады. Менә шушы һәм сайлауны оештыруга кагылышлы башка мәсьәләләр буенча участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту-өйрәтүләр үткәрдек. Үзебез дә өйрәнәбез, Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан өч көнлек видеоконференция тыңлаучылары булдык.
Сайлау участокларында уңайлы шартлар булдырылды. Һәркайсында сайлау кабиналары җиһазландырылды, стационар һәм күчмә урналар, телефон урнаштырылды. Кыскасы, участок сайлау комиссияләре һәм сайлаучылар өчен сайлау участокларында уңайлы  шартлар булдырылды.
–Читтә сайлау таныклыгы бирелә башлады, дидегез. Шул хакта җентекләбрәк сөйләгез әле.
–Бердәм сайлау  көнендә үзенең сайлау участогына килә алмаучыларга кагыла бу. Әйтик, кеше дәваханәдә ятарга, санаторий-курортка, ял йортына китәргә яисә читтә эштә, командировкада булырга мөмкин. Шушы һәм башка төрле сәбәпләр белән бу көнне үз участогында сайлый алмый икән, аңа читтә сайлау таныклыгы (открепительное удостоверение) бирелә. Аның белән Башкортстанның төрле төбәгендә урнашкан теләсә кайсы сайлау участогына кереп тавыш бирә ала. Таныклык ике бүлектән тора: берсен сайлау участогында алып калачаклар, икенчесе үзеңдә кала. Бу документны 13 сентябрьгә кадәр алырга мөмкин.
Ә инде чирләп, яисә башка сәбәп  белән үзенең сайлау участогына килә алмаган кешеләргә дә борчылырга урын юк: үзенең сайлау участогындагы сайлау комиссиясе әгъзасы өенә барачак. Күчмә сайлау урнасына сайлау бюллетенен салып, үз өендә тавыш бирә алачак. Моның өчен үзеңнең сайлау участогыңа алдан телефон аша яисә язма рәвештә үтенеч  җиткерергә кирәк булачак. Гаризаны үзең илтә алмасаң, гаиләнең башка әгъзалары, яки күршең аша да хәбәр итәргә  мөмкин.
–Участок сайлау комиссияләренең эш вакыты  белән дә таныштырып үтик.
–4-12 сентябрь көннәрендә 14-20, ял көннәрендә 9-13 сәгатьләрдә эшли. 13 сентябрьдә 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр үз урыннарында булачаклар.
–Сайлау көнендә ничек эшлиләр?
–14 сентябрь – участок сайлау комиссияләре өчен аеруча мәшәкатьле көн. Бу көнне эшләре бик тә җаваплы. Алар иртәнге 7 сәгатьтә эш башлыйлар. Нәкъ 8 сәгатьтә сайлау участогы ишеге ачыла. Сайлаучы шушы вакытка килеп,тавыш бирә ала. Әлбәттә, паспорты  янында булырга тиеш. Сайлаулар 20 сәгатькә кадәр дәвам итә. Кичен, шул вакыт үткәч, тавыш бирү туктатыла һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлау бюллетеньнәрен саный башлый һәм ахырда сайлауга йомгак ясала.
–Бердәм сайлау көне уңаеннан сайлаучыларга нинди теләкләр әйтер идегез?
–Безнең районда сайлау һәрвакыттагыча, быел да оешкан төстә, бердәм үтәр, дип ышанам. Мөһим сәяси кампаниянең уңышлы үтүе беренче чиратта сайлаучыларның активлыгыннан тора. Районда яшәүче, сайлау хокукына ия булучы һәркем сайлау участогына килеп, үзенең гражданлык бурычын үтәр, дип өметләнәм. Сезне, хөрмәтле райондашлар, барыгызны да бу көнне сайлау  участокларына барырга чакырам! Шул рәвешле без киләчәк тормышыбызны сайлап, үзебезнең яшәешебез  сыйфатын яхшыртуга, республиканың тотрыклы үсешенә йогынты ясый алабаз. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, иң лаеклы кандидат өчен тавыш бирик!
Рәшит Вахитов 
әңгәмәләште.

 

 

Просмотров: 863 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск