Воскресенье, 05.05.2024, 06:55

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Апрель » 4 » Янгын хәвефсезлеге айлыгын үткәрү турында
15:19
Янгын хәвефсезлеге айлыгын үткәрү турында
Муниципаль район хакимиятендә

“Янгын хәвефсезлеге турында”гы Федераль законга, Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 12 апрелендәге 290 санлы “Дәүләт янгын күзәтчелеге турында”гы Карарына, “Янгын хәвефсезлеге турында” Башкортстан Республикасы законына, 2003 елның 6 октябрендә 131-Ф3 саны белән кабул ителгән “Русия Федерациясендә урындагы үзидарәлекне оештыруның гомум принциплары турында”гы Федераль законның 15нче маддәсенең 7 пунктына нигезләнеп һәм авыл биләмәләре, учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмаларның янгыннарны искәртү, аларда кешеләр җәрәхәтләнүгә яки корбан булуга китермәүгә юнәлтелгән эшчәнлекләрен көчәйтү максатында, шулай ук районыбызда янгыннарга бәйле катлаулы хәл килеп туу, янгын хәвефе көчәйгән чор җитүгә бәйле муниципаль район хакимиятендә агымдагы елның 1 апреленнән 20 маена кадәр Чакмагыш районы биләмәсендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән айлык үткәрү турында карар чыгарылды. Быел 28 мартта кул куелган әлеге 283 санлы карар белән район территориясендәге предприятие, оешма, учреждениеләр һәм хуҗалыкларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча башкарыласы чаралар, аларны үтәүнең тәгаен вакытлары һәм җаваплы кешеләр анык билгеләнелгән чаралар планы расланылды. 16 бүлектән торган әлеге планда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләр килеп туу очракларында исә уттан матди байлыкларны, кешеләрне саклап алып калуга юнәлтелгән тәгаен чаралар телгә алына, ут чыгуга юл куймау юллары билгеләнелә. Атап әйткәндә, һәр йорт-каралтыны, предприятие-оешмалар, учреждениеләр һәм хуҗалыклар карамагындагы объектларны аларның янгын хәвефсезлеге таләпләренә туры килүләрен ачыклау максатында җентекләп карап чыгу, йорт хуҗалары, оешма-предприятиеләрнең җаваплы хезмәткәрләре, шулай ук һәр кеше, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, балалар һәм үсмерләр белән шәхси әңгәмәләр үткәрү, гадәттән тыш хәлләр очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү, беренчел янгын сүндерү чаралары белән эш итә белү, махсус хезмәтләрне чакыру өчен тәүлек әйләнәсенә эшләүче дежур-диспетчерлык, авария-коткару, ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм башка хезмәтләрнең телефоннарын хәтерләренә сеңдерү кебек мөһим эшләр турында сүз бара анда.
Айлык барышы, аның чикләрендә үткәреләчәк чаралар белән халыкны Чакмагыш телевидениесе һәм район “Игенче” гәзите даими таныштырып торачак.
Карар үтәлешенә контрольлек муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, гадәттән тыш хәлләргә юл куймау һәм янгыннардан халыкның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссия рәисе Ригат Нурый улы Хаҗиевка йөкләтелә. 

Просмотров: 753 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск