Воскресенье, 05.05.2024, 11:13

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Апрель » 4 » Спорт белән дус булып
12:01
Спорт белән дус булып

Арабызда – яхшы кешеләр Роберт Ибраһимов тумышы белән Таскаклы авылыннан, соңгы 24 елда Югары Аташта яши. Авылында абруйлы кешеләрнең берсе. Күп еллар эретеп ябыштыручы булып эшләде, әле дә бу һөнәрен ташлаганы юк, язгы-җәйге басу эшләре вакытында хуҗалыкта ярдәм итә. Һәрчак тормыш үзәгендә кайнап яши, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, инициатива күрсәтә, башлап йөри. Шушы сыйфатлары өчен хезмәт ветеранын (аңа 68 яшь) халык авыл старостасы итеп сайлады.

Спортка да битараф түгел, аны үстерү өчен һәрвакыт кулдан килгәнчә ярдәм итеп тора. Авылда хоккей тартмасын төзү уе белән янып йөргән Роберт Давыт улы 2010 елда бу юнәлештә эш башлый: өйдән-өйгә кереп, оешмаларга барып төзелеш материаллары, тимер баганалар җыюны оештыра. Рамил Ташбулатовның ярдәме белән Яңа Котыда такта ярдыра. Хәмит Галиаскәров, Илдар Мөхәммәтҗанов, Фирдәвис Бадамшин белән бергәләп аны эшкәртәләр, җепсәләр әзерлиләр һәм, озак та үтми, ярдәмчеләре, авылдашлары белән хоккей тартмасы төзеп тә куялар. Район Советы депутаты Марат Мидхәт улы Исаевның ярдәме дә зур була: хоккей тартмасы өстенә электр яктырткычлары урнаштырыла. Хәзер кичләрен дә хоккей уйнарга мөмкинлек туа. Әнә шулай Югары Аташта хоккей тартмасы барлыкка килә, анда яшьләр, балалар тимераякта шуарга өйрәнәләр, хоккей ярышлары үткәрәләр.
Яшьтән үк тимераякта, чаңгыда шуарга ярата ул. Узган ел азагында  чаңгы буенча район “Игенче” гәзитенә үткәрелгән ярышларда катнашып, үз яше төркемендә икенче урынны алды һәм киләсе  яртыеллыкка подписка белән бүләкләнде. Спорт ярышларында судьялык итә. Хоккей уены серен яхшы белгәнлектән, ул – алыштыргысыз судья да.
Кыш көннәрендә әлеге авыл үзәгендәге хоккей тартмасында кешеләр өзелми. Яшьләр дә, балалар да хоккей уйный, сәламәтлеген ныгыта, ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә.

 

Рәшит Вахитов.

 

 

Просмотров: 534 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск