Воскресенье, 05.05.2024, 01:12

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Апрель » 4 » Крәстиян мәшәкатьләре
15:09
Крәстиян мәшәкатьләре
Чәчүгә әзерсеңме, игенче?
 Апрель аена да кердек. Авыл эшчәннәре өчен бу — иң җаваплы һәм мәшәкатьле вакыт. Язгы кыр эшләренә әзерлек белән бергә басуларда чәчү мәшәкатьләренең башлануы да нәкъ менә шушы чорга туры килә. Быел кышын кар былтыргыдан күбрәк яуды, шуңа күрә, җирдә дым элекке елдагыдан шактый артык. Кар да әкренләп эреп, туфракка сеңә бара.

Яз ишек какканда федераль һәм республика бюджетыннан республика аграрийларына кыр эшләрен башкаруга 1,6 млрд сум биреләчәге турындагы хәбәр дә шатландырды крәстиянне. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, шушы акчаның яртысыннан күбрәге – 840 млн сумы – гектарга карап бүленә торган субсидия рәвешендә биреләчәк. 240 млн сум — техникага, 300 млн — сөткә, 80 млн – уҗым культураларын тукландыруга, 110 млн орлык сатып алуга юнәлтелә. Болардан тыш, быел өстәмә рәвештә бәрәңге һәм солы игүгә дә субсидия биреләчәк. Шулай ук каты бодай өчен ставка артачак. 2013 елда аның бер тоннасына 2561 сум булса, быел 6390 сумга җитәчәк.
Язгы кыр эшләренең уңышлы, оешкан төстә үтүе беренче чиратта техника торышына турыдан-туры бәйле булуын һәр игенче яхшы аңлый. Бу көннәрдә ремонт мастерскойларында, машина-трактор ихаталарында кызу эш өсте. Ремонт звенолары, механизаторлар, инженер-техник хезмәтләр чәчүдә төп тарту көче булган тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларны, башка авыл хуҗалыгы машиналарын сафка бастыру белән мәшгуль. Дөрес, күпчелек хуҗалыкларда тагылма инвентарь – тырма һәм культиваторлар ел азагына кадәр ремонтланып куелган иде инде. Әле аларны комплектлау бара.
Һәр елдагыча, быел да 5 февральдән предприятиеләрдә, кооператив-кол-хозларда һәм җәмгыятьләрдә тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү башланган иде. Ул график буенча 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көнгә бу чара “Базы”, “Байбулат”, “Заря”, Ленин исемендәге, “Герой”, “Волга”, “Алга” һәм “Юлдаш” күмәк хуҗалыкларында оешкан төстә үтте.
Апрель аеның икенче яртысыннан шәхси карамакта булган һәм “Гос-технадзор” инспекциясендә теркәлгән тракторларга, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка машиналарга, шулай ук аларның тагылмаларына техник тикшерү-карау башлана. Аны үткәрү графигы гәзитебезнең 11нче санында (30 гыйнвар) басылып чыккан иде инде. Исегезгә төшерәбез, Аблай авыл биләмәсенә караган авылларда яшәүче крәстиян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшкуарлар карамагындагы техника 16 апрелдә, Яңа Балтач – 17, Яңа Коты – 24, Рапат – 25, Рәҗәп – 29, Бәшир – 30 апрельдә, Иске Калмаш – 6 майда, Тайняш – 7, Тозлыкуш – 13, Юмаш авыл биләмәсендә 14 майда тикшереләчәк техник тикшерү, хәбәр ителгәнчә, күрсәтелгән машиналар кую урынында иртәнге сәгать 10да башлана. Тикшерү турында документ биргән өчен 300 сум дәүләт пошлинасы һәм эксплуатациягә рөхсәт биргән өчен янә 300 сум акча алыначак, диделәр “Гостехнадзор”ның Чакмагыш районы буенча инспекциясендә.
Көннәр тотрыклы җылыну белән, басуга чыгар алдыннан, чәчү орлыкларын агулау башланачак. Орлык материаллары район хуҗалыкларында җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Шулай ук хезмәтне саклау, эш урыннарында хәвефсезлекне тәэмин итү, чәчүдә катнашучылар өчен тиешле эш һәм ял шартларын булдыру буенча да хәстәрлекләр күрелә. Апрель урталарында игенчелек буенча район семинарын үткәрү планлаштырыла.

 

Рәшит Вахитов. 

 

 

 

 

Просмотров: 693 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск