Воскресенье, 05.05.2024, 05:24

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Апрель » 4 » “Балам!” диеп әйтә алмадым, утка, суларга салдым...
11:57
“Балам!” диеп әйтә алмадым, утка, суларга салдым...
«Нормаль гаиләдә өч бала булырга тиеш», — дигән сүз йөри халыкта. Ләкин мондый гаиләләрнең 70 процентында бер кешегә туры килә торган керем яшәү минимумыннан да кимрәк. Ә бит хатынын һәм өч баласын тормыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү өчен ир-атның хезмәт хакы яшәү минимумыннан ким дигәндә 5 тапкыр күбрәк булырга тиеш. Ә эшләүче ир-атның кереме бүген хатыны һәм бер баласына гына җитеп бара. Бала карау өчен түләнә торган пособиеләр бар анысы. Ләкин, бердән, алар балага 1,5 яшь тулганга кадәр генә түләнә, икенчедән, хезмәт хакының нибары 40 процентын гына тәшкил итә. Шулай да хәзер 2, 3, хәтта 4 балалы гаиләләрне еш очрарга мөмкин. Тик менә һәр балага лаеклы белем бирергә, төрле яктан үстерергә тырышмыйлар шул. Балалар күп, аларга вакыт җитми, үсмерләр үз-үзләренә бикләнгән... Шуннан барлыкка килә балигъ булмаган балаларның хокук бозу очраклары, бер-береңә карата нәфрәт, үз-үзеңә кул салу... Иске киемнәргә киенгән, балаларына тәмле һәм файдалы ризык ашатырлык акчасы булмаган, икешәр эштә эшләп, үз-үзләрен карарга вакытлары да калмаган мескен ата-ана, шулкадәр зур йөккә чыдый алмый, балаларын ти-ешле дәрәҗәдә тәрбияләми, эчкечелеккә сабыша... Бүгенге көндә “шайтан суы” белән ир-атларга караганда бигрәк тә хатын-кызлар мавыга. Бу исә бөтенләй башка сыймаслык, җирәнгеч күренешләрнең берсе. 21 мартта муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында барган семинарда сүз җәмгыятебезне  чорнап алган әнә шул тискәре күренешләр хакында барды. 
Семинар-киңәшмәдә яшьләр үзәге хезмәткәрләре, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Гөлдәр Имангулова, балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча өлкән инспектор Гөлнара Бакиева, авыр хәлдә калган гаиләләр белән эшләүче белгеч Мәмдүдә Вәлиуллина, авыл Советы авыл биләмәләренең яшьләр эшләре белгечләре, психологлар, гомум белем бирү мәктәпләренең социаль педагоглары, мәктәп директорларының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, район хатын-кызлар советы әгъзалары катнашты. 
Семинарны яшьләр үзәге директоры Индира Гәрәева алып барды.Тәүдә яшьләр үзәге психологы Ләйсән Хакова кызыклы тренинг үткәрде. Аннары сүзне балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча өлкән инспектор Гөлнара Бакиева алды. Агымдагы елның 18 мартына  алынган мәгълүматларга караганда, бер үсмер тарафыннан бер җинаять  кылынган. Бүгенге көндә исәптә 30 бала тора, шуларның 6сы  балигълык яшенә җитмәгән әле. 24 гаилә  имин булмаганнар  исәбендә  санала. Балигъ булмаган балаларына тиешле тәрбия бирмәгән, ата-ана бурычларын үтәмәгәннәргә карата 12 административ протокол төзелгән. Узган елда балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынган җинаятьләр арасында ниндиләре генә юк! Телевизор, арпа, кесә телефоны, мотоцикл генераторы, велосипед урлау очраклары хакында әйтеп үтелде. Алар арасында шулай ук “Дуслык” кибетеннән әйбер урлау, үтерү белән янау (!) очраклары да бар. Агымдагы елның 16 гыйнварында булган хәл бигрәк тә уйландырырлык. Яңа Каръяуды авылында 1996 елгы үсмер алкогольле эчемлек кулланган килеш, кулына сәнәк тотып күршесен үтерү белән яный. Әлеге факт буенча балигъ булмаган үсмергә карата җинаять эше ачылган. 
Просмотров: 704 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск