– Фидрат Шәгали улы, район авыл хуҗалыгының бүгенге техник куате турында ни әйтәсез?
– Техника парклары елдан-ел яңа, камилләшкән техника исәбенә тулылана бара. 2013 елда район буенча 265 миллион 300 мең сумлык яңа техника алынды. Бу 2012 ел белән чагыштырганда 62,5 миллион сумга күбрәк тәшкил итә. Узган ел фермерлар да техника яңарту белән җитди шөгыльләнде. Алар өлешенә, 11 милион сум туры килә, ягъни 11 трактор, ике машина сатып алынды. Быел бөртек комбайннары, чәчү комплекслары һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары алу планлаштырыла.
Әмма сатып алу гына түгел, кыйммәтле техниканы кадерләп тотарга, җитештерүчәнле файдаланырга да кирәк. Моның өчен баш белгечләр, машина-трактор мастерское мөдирләре, бригадирлар җаваплы. Хезмәтнең нәтиҗәлелеге беренче чиратта аларның үзара аңлашып бердәм эшләвендә, кул астындагылардан да шуны таләп итә белүеннән тора. Бу җәһәттән "Базы” (баш инженер Хәлим Әхияров), "Герой” (Ильвер Сәлихов), "Алга” (Илдар Гәрәев), "Заря” (Риф Йосыпов), Ленин исемендәе (Айрат Галиев), "Октябрь” (Расих Кашаев) хуҗалыкларындагы эшчәнлекне үрнәк итеп куясы килә.
"Гомумән алганда баш белгечләрнең күпчелеге – озак еллар эшләп тәҗрибә туплаган кешеләр. Илдар Мингалиев ("Победа”), Финат Сәетов ("Волга”), Расих Кашаев ("Октябрь”), Илшат Хәбиров ("Юлдаш”) – хуҗалыклар икътисадын күтәрүгә лаеклы өлеш керткән тәҗрибәле белгечләр. Белгечләр арасында яшь буенча өлкәне Хәлим Әхияров булса, иң яше Бәхтизин, җәмгыятеннән Азат Бүләков.
– Язгы кыр эшләренә әзерлек ничек бара?
– Басулар ачылу-кипшенү белән эшкә керешеп китәрлек – сабанда сынатмаслык булсын өчен алдан хәстәрлек күрә игенче.
Авыл хуҗалыгы техникасының тагылма инвентарен ремонтлау тәмамланды, ремонтчылар чәчкеч, тырмаларны комплектлау, көйләү эшләрен дәвам итә. "Герой” кооперативында бу мөһим эшне тәүгеләрдән булып төгәлләделәр.
Техниканы саклау һәм ремонтлау буенча биредә 12 декабрьдә район семинары үткәрелде, геройлыларның алдынгы алымнарын, эш оештыру, тәртибен күрсәттек. Ә фәһем алырдай, кулланырдай, тәҗрибә байтак бар монда. Техника яңарту буенча алар беренче. 2013 елда 70 миллион сумлык алдылар. Бөртек суккыч комбайннар, "МагДон” чапкычы, "Ягуар” мал азыгы хәзерләү комбайны, трактор һәм машиналар, яңа – камилләшкән чәчү комплексы нәтиҗәлелекне тагын да арттырачак, хезмәтне җиңеләйтәчәк, агротехник чараларны үзвакытында тиешенчә башкару мөмкинлеген тудырачак.
Иң мөһиме – биредә булганның кадере зур. Электр энергиясен экономияләү буенча да алар үрнәге тәкъдим ителде. Алар машина-трактор мастерскойларын утын ягып җылытуга күчтеләр. Тимер торбалардан мичләр эшләделәр; биналар җылытыла да, җылы суы да даими бар. Ферма биналарын да шул рәвешле җылыту байтак акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк, дип фикерли алар. "Победа”, "Базы” кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятеендә дә шулай ук эшләп куйдылар. Быел яз "Алга”, "Октябрь”, "Юлдаш”, "Волга” хуҗалыкларында да югары җитештерүчәнле, Аргентинада җитештерелгән яңа чәчү комплексы кулланылачак.
– Тракторларны ремонты буенча ниләр әйтәсез?
– Әле тракторларны ремонтлау бара, беренче апрельгә тулысынча әзерлек сызыгына бастыру бурычы куелды. Март аенда техника торышын тикшерү буенча комиссия эш башлаячак.
Әңгәмәдәш
Зифа Галиева.