Вторник, 07.05.2024, 08:11

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Январь » 20 » Бәла-казалар урап узсын, дип
08:59
Бәла-казалар урап узсын, дип
Профилактика көннәре
Чираттагы профилактика көне Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсендә үтте. Очрашуны башлап җибәрүче муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов тәүдә залдагыларны хезмәт коллективларында профилактика көннәре үткәрү турында муниципаль район хакимияте карары белән таныштырды, аннары сүзне Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Редик Хәкимовка бирде. Редик Хәмзә улы үз чыгышын авыл биләмәсенә кагылышлы кайбер мәгълүматлардан башлады.
Әлеге вакытта биләмәдәге ун авылның җидесендә 1362 кеше яши. 591 эшче көче бар, алар "Волга” кооперативында һәм "Байбулат” җәмгыятендә, Рәҗәптә өлкән яшьтәгеләрне реабилитацияләү үзәгендә һәм башка учреждениеләрдә хезмәт салалар. Пенсия яшендәгеләр 535 кеше, 236 бала үсеп килә, шу-ларның 122се  мәктәптә укый, 22 сабый балалар бакчасында тәрбияләнә. Авыл Советы һәм хакимияте, депутатлар, җитәкчеләр һәм белгечләр тормышта тискәре күренешләрне булдырмау өчен халык арасында профилактика-аңлату, хокук бозуларны искәртү һәм башка  мәсьәләләр буенча аңлату эшләре алып баралар. Авылларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү өчен нәтиҗәле чаралар күрелә. Байбулатта янгын сүндерү автомашинасы җылы гаражда тотыла, яңа депо төзелеп килә. Янгын командасы ел әйләнәсенә тәүлек буена кизүдә тора. Дүрт урында салкын вакытта да су алып була торган краннар урнаштырылган. Былтыр авыл биләмәсендә янгын чыгу очраклары булмаган, ут кабып китүнең ике очрагы гына теркәлгән. 
Авылларда җәмәгать тәртибен саклау, эчкечелеккә каршы көрәш, "авыр” гаиләләр проблемаларына тукталып, чыгыш ясаучы 15 кешенең бүгенге көндә наркология кабинетында исәптә торуы, узган елда өч кешенең суррогат алкогольле эчемлек эчеп агуланып үлүе турында әйтте. Авылларда 20 урында (димәк, йортта) яшерен рәвештә, законсыз аракы сатучылар ачыкланган. Аларның күбесе (8) Рәҗәптә яши. Дөрес, соңгы вакытта кайберләре бу начар гамәлен туктаткан. Кырын эш белән шөгыльләнүчеләрнең исемлеге төзелеп, район прокуратурасына тапшырылган. Исерткеч эчемлекне йорттан сатучылар әлеге җыелышка да чакырылган, аларның сигезе  килгән иде. 
Полициянең участок инспекторы Фәнил Фәнәвис улы Мортазин авыл биләмәсендә үткән елда 21җинаять кылыну  теркәлгәнлеге турында хәбәр итте. Алар арасында урлашулар күпчелекне (11) тәшкил итә, кыйнаулар да байтак. Ел дәвамында халыктан 136 гариза керә, 92 административ беркетмә төзелә. Шуның 72се җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән, 16сы административ штрафны вакытында түләмәгән, 7се гаиләдә гауга чыгарган өчен. Шулай ук сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен дә бар. Чыгыш ясаучы милекне, малларны урлатмау өчен нәтиҗәле саклау чаралары турында сөйләде, файдалы киңәшләрен бирде.
"Эчкечелек – зур бәла. Аңа каршы бергәләп көрәшсәк кенә уңышка ирешербез. Без, хокук тәртибен саклаучылар, сезнең ярдәмгә мохтаҗбыз. Эшләгән урынымны беләсез, безгә мөрәҗәгать итегез, ярдәм итәргә һәрчак әзербез”, – диде ул сүзен йомгаклап.
Район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары бүлекчәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы Рөстәм Вилсур улы Гыйльметдинов федераль закон – Русия Федерациясендә Адми-нистратив хокук бозулар турындагы Кодексның кайбер маддәләрен искә төшереп үтте. Мәсәлән, җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән өчен 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф түләтү, ә составында спирт булган продукцияне закон таләпләрен бозып саткан өчен хәтта җинаять җаваплылыгы каралган, диде.
Район прокуратурасы бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнә. 2014 елда районда йорттан законсыз рәвештә алкогольле эчемлек сатуны туктату буенча кискен борылыш булыр, дигән ышанычын да белдерде ул.
Район үзәк дәваханәсе табибы Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаров алкогольле эчемлекләрнең кеше организмына китергән зарары турында тәфсилләп сөйләде (Бу хакта залда утыручыларга җыелыш башланыр алдыннан видеоролик та күрсәтелде). Аның аеруча балалар организмын тиз арада агулап, тирән бәйлелеккә илтеп җиткерүен ассызыклады. "Бәла беренче рюмкадан башлана. Бала гаиләдә ата-ананаң аракы эчкәнен күреп үсә. Кайбер ата-аналар хәтта баласына алкогольле эчемлек эчәргә үзләре тәкъдим итә. Аннары мәктәптә укыганда сыра тәмләү белән мавыга башлый. Әнә шулай әкренләп организм аңа күнегә, алкогольгә бәйлелек барлыкка килә. Тәмәке тарту белән дә шулай. Заман зәхмәте булган наркомания яшь буынны тагын да тизрәк юкка чыгара. Кешенең наркотикларга бәйлелеге тагын да яманрак. Һәр ата-ана менә шуларны белеп торсын һәм баласы яман гадәтләр сазлыгына батмасын өчен һәр сәгать, минут көрәшергә, ә үзе балага үрнәк күрсәтергә тиеш”, – диде. 
Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе сәркатибе Гөлдәр Тимерҗан кызы Имангуловага сүз бирелде. Ул бу өлкәдә кайбер мәгълүматлар җиткерде. Былтыр комиссиянең 19 утырышы үткәрелеп, анда 19 баланың, 89 ата-ананың тәртибе тикшерелгән, 108 административ беркетмә төзелгән. Бүгенге көнгә 29 бала һәм шул кадәрле ата-ана үз бурычларын үтәмәгән өчен исәпкә куелган. 9 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Бу хокуктан читләштерелгәннәр өчәү. Бу авыл биләмәсе буенча 2 ата-ана исәптә тора, 2 балигъ булмаган бала да исәпкә куелган. Ул, "авыр” гаиләләрдәге аерым хәлләргә тукталып, тәгаен мисаллар китерде. Авылларда берничә гаиләдә ваемсыз аналарның баласын өйдә әнисенә калдырып читкә чыгып китүе, бала тәрбияләү бурычын үтәмәве турында да ачынып сөйләде.
Янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Марат Салават улы Фәттахов районда янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә һәм аңа бәйле хәлләргә җентекләп тукталды. Узган елда янгын чыгулар 32гә җиткән, бу элекке елдагыдан 4 очракка күбрәк. Ут-ялкында 9 кеше янып үлгән (2012 елда 2 кеше һәлак була), 3 кеше тән җәрәхәте алган. Анализдан күренүенчә, янгыннарның күпчелеге саксызлыктан, электр җиһазларының төзек булмавыннан һәм аларны дөрес файдаланмаудан, кыскасы, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тупас рәвештә бозудан килеп чыккан. Шулай ук мунча мичләренең төзек булмавы, тиешенчә саклану чаралары күрелмәве дә зур бәлаләргә китерә. Балаларның ут белән уйнавыннан берничә янгын чыга.  Эчкән килеш тәмәке тартудан ут чыгу очраклары дистәгә якын. Янгында янып үлүчеләрнең җидесе әнә шушы җинаятьчел гамәлдән каза күргән дә инде. Икесе – өлкән яшьтәге кешеләр, караучысыз, ярдәмсез ялгызлары өйдә калган чакта ут чыгудан аларның гомерләре өзелгән.
Инспектор янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен янә искә төшерде, киңәшләрен бирде, үзегезне, бер-берегезне саклагыз, игътибарлы, сак булыгыз, кагыйдәләрне төгәл үтәгез, диде.
Ветстанциянең баш ветеринар табибы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халикованың да әйтер сүзләре бар иде. Ул малларда йогышлы авырулар һәм аларның таралуына юл куймау максатында күрелгән профилактика-кисәтү чаралары турында сөйләде.
—Чир малдан кешегә, кешедән малга күчә – туберкулез, котыру чирләре әнә шулар исәбендә, – дип башлады ул сүзен. – Сезнең авыллар урман янында, хәтта эчендә урнашкан. Бу тирәдә кыргый җәнлекләр күп. Аларның авылга кереп, чирне этләргә, кешеләргә йоктыру куркынычы зур. Ә алардан кеше каза күрә. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, кеше якты дөнья белән хушлашырга мөмкин. Андый мисаллар илдә булып тора. Урамда йөргән берәдәк, хуҗасыз этләрне вакытында атып, юк итеп торырга кирәк. Хуҗа этен ихатасында бәйдә тотарга бурычлы. Малларга прививканы үзвакытында үткәреп торырга кирәк.
Туберкулез да куркынычлы йогышлы авыру. Былтыр күрше Татарстанның 6 районындагы 10 пунктында халык туберкулездан зур зыян күрде. Һәр кеше флюорография, медицина тикшерүе үтәргә тиеш. Читтән килүчеләрнең сау-лыгын ныклап тикшерү таләп ителә. Туберкулез белән чирле кеше эчкән стаканнан су эчмәгез – йогарга мөмкин. Шуңа күрә бик сак булыгыз,  диде. Ул шулай ук Африка чумасына кагылышлы да уй-фикерләрен әйтте. Урманда чирле кабаннар аулап, тикшертмичә итен куллану да фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Соңыннан муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Ихсанов профилактика көненә йомгак ясады.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 583 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск