– Алмаз Венер улы, тәүдә Сезне яңа – тагын да җаваплырак вазыйфага тәгаенләнүегез белән котлыйм һәм эшегездә зур уңышларга ирешүегезне телим!
– Рәхмәт!
– Әйтегез әле, районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында ел ничек башланды? Эштә өзеклекләр булмадымы? Югыйсә, көн дә кар ява, аяк асты җепшек…
– Яңа ел бәйрәме, аннары ял көннәре тыныч үтте. "Тыныч”, ягъни авылларда гадәттән тыш хәлләр булмады, дип әйтүем. Әйе, быел кыш кар күп яуды, бигрәк тә яңа елның беренче көннәрендә. Көннәрнең чагыштырмача җылы торуын да әйтергә кирәк. Элек бу вакытта безнең якларда чатнама суыклар була торган иде. Күрәсең, быел андый салкын көннәр февраль аена күчә торгандыр инде.
Фермаларда продукция җитештерү тотрыклы дәвам итә. Юл өзеклегенә юл куелмады, продукция үз-вакытында озатылды. Терлекчелек тармагында эшләүчеләр узган елны уңышлы тәмамлап, Яңа елны да әйбәт күрсәткечләр белән башлап җи-бәрделәр. Агымдагы елның беренче унөч көнендә, мәсәлән, район хуҗалыкларында барлыгы 14 мең 92 центнер сөт җитештерелде, шуның 12 мең 913 центнеры дәүләткә сатылды. Сөтнең сыйфаты яхшы, майлылык 3,85 процент тәшкил итте. Район буенча көн саен 1018 центнер сөт кабул итү пунктларына озатылды. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 72 центнерга артык. Иң күп сөт "Базы” кооперативына туры килә – 284 центнер. "Герой” кооператив-колхозы – 148, "Алга”— 96, Ленин исемендәге кооператив 89 центнер сөт сатты. Район буенча 13 гыйнварда көндәлек савым 14,8 килограммга җитте, ягъни былтыргыга караганда 300 граммга артык савылды. Фермаларда эшләү, продукция җитештерү өчен шартлар әйбәт, кадрлар, эшче көчләре җи-тәрлек. Белгечләребез дә, терлекчеләребез дә малларны уңышлы кышлатып чыгару, бу чорда мул сөт алу өчен барлык тырышлыгын сала.
Кыш айлары – үрчем алуда хәлиткеч чор. Бозауларның күпчелеге нәкъ менә гыйнварда алына. Бу айда барлыгы 919 бозау туачагы көтелә. 13 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, бу көнгә районның терлекчелек фермаларында 588 бозау алынган да инде. Бу узган елның шушы чорына караганда 67 башка күбрәк.
Бәйрәм, ял көннәрендә дә вакыт белән исәпләшмичә хезмәт салучы, илебездә азык-төлек иминлеген тәэмин итүче тынгысыз ферма эшчәннәренә – савучыларга, мал караучыларга, белгечләргә – һәммәсенә зур рәхмәт! Аларның көндәлек фидакарь хезмәте, тырышлыгы белән табыннарыбыз һәрчак сый-хөрмәтле, ризыклы.
– Игенчеләребезнең язга әзерлеге турында ни әйтерсез?
– Игенчеләребез дә бүген тынгысыз хезмәттә. Һәр коллективта техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү дәррәү бара. Тагылма инвентарьлар ремонтлау нигездә Яңа елга чаклы тәмамланды, хәзер көйләү эшләре дәвам итә. Төп тарту көче булган тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторлар ремонтлана, башка күп төрле әзерлек эшләре алып барыла. Безгә ашыгырга кирәк, вакыт тиз үтә, язгы чәчү чорын ныклы әзерлек белән каршы алырга бурычлыбыз. Бу көннәрдә район хуҗалыкларында узган елларда башкарылган эшләргә хисап, анализ ясала. Коллективларда еллык хисап җыелышларына әзерләнәләр. Тәүдә ул бригадаларда (алдагы атнада башлана), аннары хуҗалыкларда үтәчәк. Февраль урталарында районда авыл хуҗалыгы тармагы буенча еллык эшчәнлеккә йомгак ясалачак.
Рәшит Вахитов әңгәмәләште