Среда, 08.05.2024, 03:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Январь » 9 » Атларны парлап җигеп, җилдәй җитез җилдереп...
08:03
Атларны парлап җигеп, җилдәй җитез җилдереп...
30 декабрьдә  район мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге мәйданда иске елны озатып, яңасын каршылау тантанасы  зур бәйрәм чарасы итеп оештырылды. Әйткәндәй, ел саен бу көнне район урамнары буйлап өч ат җигелгән кошевкалар җиз кыңгыраулар чыңлатып, күңелләрне күтәреп үтә. Зур, матур бәйге булып үткән бу чара күңелләргә бәйрәм кәефе өсти. 

Авыл Советы авыл биләмәләреннән килгән Кыш Бабай белән Карсылулар күз явын алды, атларның кошевкалары да һәркайсы үзенчәлекле итеп бизәлгән, чагу төсләргә буялган иде. Күпләр аларга купшы чыршы, Яңа ел  символы – кечкенә ат сыннары да беркеткән иде әле. 
Комиссия рәисе Алмаз Камалов атларның үзен тотышына, токым үзенчәлекләренә, чисталыгына, төсләр сайланышына, хәтта дагаларының дөрес кагылышына һәм башкасына ныклы игътибар итте. Иң яхшы тройка өчен иң югары бәһа – 40 балл билгеләнде. Җигү кирәк-яракларының сыйфатлы булуына, шул ук вакытта техник хәвефсезлек кагыйдәләренең төгәл үтәлүенә дә игътибар зур иде. Атлар кузгалып китү белән, өчесенең дә тигез, парлап баруын да җентекле күзәттеләр. 
Бу елны да тройкалар Тынычлык урамыннан төшеп, үзәк Ленин урамыннан үттеләр,  тамашачыларны дәртләндереп, мәйданчыкка горур урап килеп керделәр. Комиссия тарафыннан  баллар  исәпләнгәч, урыннар билгеләнде. 
99 балл җыеп, беренче урынга "Победа” авыл хуҗалыгы кооперативыннан килгән тройка  чыкты. Хуҗалык  7 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде. Икенче урынны "Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы тройкасы алды (6 мең сум), өченче урынга «Заря» авыл хуҗалыгы кооперативыннан килгән тройка лаек булды (4 мең сум), дүртенче урын "Волга”  кооперативына бирелде (3 мең сум). Калган урыннар "Герой”, Ленин исемендәге, "Базы”, "Алга”  хуҗалыклары арасында бүленде. 
Пар атлар үткәннән соң  район мәдәният йорты алдында тирә-якны балкытып, нур чәчеп утырган иң зур купшы чыршы янында авыл биләмәләре вәкилләре – Кыш Бабай, Карсылу, Яңа еллар үз һөнәрләрен күрсәтеп, осталыкта, тапкырлыкта көч сынашты. 
Бу бәйгедә Иске Сөрмәттән килгән Кыш Бабай, Карсылу белән Яңа елга тиңләшүчеләр булмады. Алар беренче урынны яулады. Каразирек һәм Тайняш Кыш Бабайлары белән Карсылулары икенче урынны бүлеште. Тайняш авылының Яңа елы да икенче урынга лаек дип табылды, Иске Калмаш Яңа елы да калышмады. Иске Калмаш, Калмашбаш Кыш Бабайлары белән Карсылулары өченче урынны алды, Калмашбаш авылынан килгән Яңа ел да өченче урынга чыкты.  Үзенчәлекле чыгыш ясаганнары өчен искесөрмәтлеләргә беренче урын бирелде. Тайняшлылар икенче, калмашбашлылар өченче урыннарга лаек дип табылды. 

Җырлап-биючеләр, сәнгатьле итеп шигырь укучылар да бүләксез калмады. Тозлыкуш, Яңа Балтач, Иске Сөрмәт авыллары җырчылары иң яхшылары дип билгеләнде. Калмашбашлылар, каразиреклеләр өздереп басып биеде. Сәнгатьле итеп шигырь укуда җиңүче исә район үзәгеннән булды.  Халык рәхәтләнеп биеде, җырлады, күңел ачты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Хәтиф Хәбибрахманов (Баш Кыш Бабай), Гөлшат Галләмова (Баш Карсылу), җырчылар Фидан Бикмурзин, Гөлназ Сәлимова райондашларны күркәм чыгышлары белән тагын да дәртләндерде, бәйрәмгә сихри моң өстәде.

Лиана Ханмурзина.
Гөлнур Хәлиуллина
 фотолары. 



Просмотров: 688 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск