Четверг, 02.05.2024, 06:59

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Сентябрь » 22 » Ватанга хезмәт итәм!
07:15
Ватанга хезмәт итәм!

– Егетләребез “Алкино-2”дән хәрби җыеннан кайта, әле Аблай авылын үт-кәннәр. Бүләкләр тапшырылачак. Шушы чарада сез дә катнашсагыз иде, – дип район хәрби комиссариатыннан телефон аша шалтыраттылар. 

Озак та үтмәде, “Газель” автобусы килеп туктады. Аннан сумкалар күтәргән бер төркем егетләр төште. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре аларны каршы алырга чыккан. Очрашу утырышлар залында дәвам итте. Үзара хәл-әхвәл белешеп, сөйләшеп торган арада мин егетләр белән танышып чыктым.

Альберт Дәүләтов – Рапат авылыннан. Русия Кораллы Көчләрендә 2001 елда ук хезмәт итеп кайткан. Ил чиген саклаган, рядовой, элемтә механигы. Әле “Базы” кооперативының Рапат сөтчелек фермасында слесарь булып эшли. Ике ел элек тә хәрби җыенга барган икән. “Илдар белән икенче тапкыр солдат шулпасын бергә эчтек”, – ди ул һәм, елмаеп, күр-шесенә ишарәли. Чакмагыш егете Илдар Гарифуллинның хәрби хезмәт бурычларын үтәп кайтуына җиде ел. Запастагы кече сержант, отделение командиры. Ул да, хәрби частьта үткән вакыт күңелләрдә уелып калды, яңа дуслар таптым, дип искә ала бу көннәрне. Чакмагыштан Илшат Әминев – кече сержант, ракета-артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән, армиядән кайтуына  9 ел. Илсур Рәхимов белән Булат Хәбиров – Яңа Биккенәдә туып үскәннәр. Кече сержант Илсур – сапер, ә Булат пешекче булган. Рәҗәп авылыннан Адик Бохарбаев ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, сержант, 2009 елда туган якларга кайткан. Василий Кузьмин хәрби бурычын үтәгәннән соң контракт буенча да хезмәт иткән, рядовой, инженер-сапер.

“Алкино-2”дәге хәрби частьта быел көз Башкортстан шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 365 кеше хәрби җыенда кат-нашкан. Егетләрнең сөйләвенә кара-ганда, анда алар ун көн дәвамында хәрби әзерлек белән шөгыльләнгәннәр. Сафта йөрү, тактик занятиеләр үткән. Илдәге, дөньядагы сәяси хәлләр турында да сөйләгәннәр. Өйрәнү-күнегүләр оеш-тырылган, автоматтан атканнар. Кыс-касы, хәрби эш белән көннәрнең үткәне сизелмәгән дә. “Армиядә хезмәт иткән  чаклар искә төште, солдат киемен кидек, дары исен иснәдек”, – диләр егетләр бергә үткән көннәр турында.
Башкортстан Республикасы хәрби комиссариатының Чакмагыш районы буенча бүлеге начальнигы Альберт Хәбиров хәрби бурычын үтәүгә җаваплы караган һәм хәрби җыенда үзләрен бары тик уңай яктан күрсәткән Чакмагыш егетләренә рәхмәт әйтте. “Сезнең турыда без гел яхшы сүзләр генә ишеттек. Хәрби эшне өйрәнүдә активлык күрсәткәнсез, тәртибегез дә өлгеле булган”, – диде ул һәм егетләрнең һәрберсен котлап, хәрби комиссариатның Мактау грамотасын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
“Ватанга хезмәт итәм!” – диделәр егетләр хәрбиләрчә төз басып. Аннары алар туган авылларына кайтып киттеләр.
Рәшит Вахитов.
Автор фотосы.
Просмотров: 592 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск