1 апрельдә Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе театр коллективы Ф.Бүләковның "Эх, күгәрчен-кәйләрем” дигән спектаклен күрсәтәчәк. 2 апрельдә – Рапат авыл Советы авыл биләмәсе сәхнә осталары Т.Миңнуллинның "Ай янында якты йолдыз”, 4 апрельдә – Яңа Балтач үзешчән артистлары шушы ук авторның "Дивана”,5 апрельдә – Имәнлекул мәдәният йорты халык театры коллективы Ә.Әхмәтхуҗинның "Оҗмах хакы”, 9 апрельдә – Тайняш авыл биләмәсе К.Акбашның "Сипкелле кыз”, 11 апрельдә – Иске Калмаш авыл биләмәсе "Ике дөнья – бер мөрҗә”, 12 апрельдә – Яңа Коты авыл биләмәсе Ә.Атнабаевның "Мәхәббәт турында җыр”, 13 апрельдә – Юмаш авыл биләмәсе А.Гыйләҗевның "Ефәк баулы былбыл кош”, 15 апрельдә – Чакмагыш мәдәният йорты халык театры Т.Миңнуллинның "Шулай булды шул” спектаклен куячак. 16 апрельдә – Иске Бәшир авыл биләмәсе Н.Асанбаевның "Бер яшьлектә, бер картлыкта”, 17 апрельдә – Калмашбаш авыл биләмәсе Н.Асанбаевның "Бер яшьлектә, бер картлыкта”, 18 апрельдә – Үрнәк авыл биләмәсе, Н.Нәҗминең "Гармунчы дус”, 20 апрельдә – Тозлыкуш авыл биләмәсе үзешчән артистлары Ш.Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге” пьесасын сәхнәләндереп тәкъдим итәчәк.
Хөрмәтле дуслар! Сезне апрель аенда районда үткәрелүче "Театр язы – 2013” фестивале тамашаларында көтеп калабыз. Күренекле драматургларның кызыклы әсәрләре, тылсымлы да, могҗизалы да булган сәхнә тормышы – безнең чынбарлык чагылышы – сезгә рухи азык бирер, ялларыгызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәр. Театр сәнгате белән даими танышып барыйк, рухи-мәдәни яктан бай булырга омтылып яшик! Театр сөючеләр өчен быел яңалык та бар. Спектакльләрне даими карап баручылар ике номинациядә җиңүчене үзе билгели алачак. Беренчесе – "Тамашачы сөюе” призына лаек дип табылган һәвәскәр артист өчен 89874785898, икенчесе – үзешчән театр коллективы өчен 89191575876 номерына СМС тавыш бирүегезне сорыйбыз. Спектакльләр тәмамлагач, иң күп тавыш бирүче актер һәм коллектив билгеләнә һәм җиңүче дип табыла.
Спектакльләр 19 сәгатьтә башлана, билет хакы 50 сум.
Луиза Ишморатова,
район мәдәният йортының
художество җитәкчесе.