Пятница, 19.04.2024, 08:29

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 01
Нәкъ бер атна элек Чакмагыш җирендә үткән игенчелек мәсьәләләре буенча республика төбәк конференциясендә Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, галимнәр үзләренең чыгышларында бу тармакта безнең район ирешкән уңышларны да билгеләп үттеләр. Мәсәлән, узган елда иген культураларының уртача уңышы һәм ашлык җитештерү, шикәр чөгендере үстерү, көнбагыш игү, туфракка ашлама кертү буенча күрсәткечләребез республика күләмендә иң яхшылар исәбендә. Әгәр ашлыкны тулаем җитештерү буенча икенче урынны алып торсак, терлекчелек продукциясе – сөт, ит җитештерү буенча беренче урында барабыз. Шулай ук симертүдәге сыер малларыннан тәүлеклек артым һәм үрчем алу буенча икенче, сыер малларының саны буенча өченче урынга чыктык. ... " Читать дальше "
Просмотров: 562 | Добавил: bikmiew | Дата: 01.04.2013 | Комментарии (0)

Районда язгы кыр эшләре башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеген тикшерү дәвам итә. Бүгенге көнгә "Базы”, "Байбулат”, "Заря”, Ленин исемендәге, "Герой”, "Волга” хуҗалыкларындагы тракторлар һәм аларның тагылмаларын техник тикшерү үткәрелде. Кичә комиссия "Алга” кооперативы машина ихаталарында булып, тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларның һәм тагылмаларның техник яктан төзеклеген тикшерде.
***
Район мәдәният йорты каршында эшләп килгән халык уен кораллары  (җитәкчесе Ринад Кәримов) һәм "Сударушка” (җитәкчесе Анастасия Полякова) вокал ансамбльләре Октябрьскийда үткәрелгән 55 яшьтән югары булганнарның "Мин тормышны яратам” фестивалендә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар һәм мәртәбәле жюри әгъзаларының уңай бәһасына лаек булдылар.
Просмотров: 517 | Добавил: bikmiew | Дата: 01.04.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның апрелендә социаль юнәлештәге коммерция белән шөгыльләнмәгән оешмалар турындагы законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча берничә "Туры бәйләнеш” оештырылачак. 10 апрельдә 16-17 сәгатьләрдә сез "Туры бәйләнеш” аша (347) 276-84-97 (Уфа шәһәре) телефоны буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, урындагы үзидарәлек һәм җәмәгать берләшмәләре комитеты рәисе Рөстәм Сөләйман улы Кузбековка; 3 апрельдә 16-17 сәгатьләрдә шушы ук телефон буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, урындагы үзидарәлек һәм җәмәгать берләшмәләре комитеты рәисе урынбасары Венера Таһир кызы Шәрәфетдиновага үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз.

Просмотров: 580 | Добавил: bikmiew | Дата: 01.04.2013 | Комментарии (0)

Күптән түгел районыбызда үзешчәннәрнең смотр концертлары гөрләп үтте. Бүген дә мәдәни тормыш кайнап тора. Озакламый районыбызның үзешчән театр коллективлары тамашачыларыбызны үзләренең чыгышлары белән сөендерәчәк. Аларның район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгышлары графигын район халкы игътибарына җиткерәбез.
1 апрельдә Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе театр коллективы Ф.Бүләковның "Эх, күгәрчен-кәйләрем” дигән спектаклен  күрсәтәчәк. 2 апрельдә – Рапат авыл Советы авыл биләмәсе сәхнә осталары Т.Миңнуллинның "Ай янында якты йолдыз”, 4 апрельдә – Яңа Балтач үзешчән артистлары шушы ук авторның "Дивана”,5 апрельдә – Имәнлекул мәдәният йорты халык театры коллективы Ә.Әхмәтхуҗинның "Оҗмах хакы”, 9 апрельдә – Тайняш авыл биләмәсе К.Акбашның "Сипкелле кыз”, 11 апрельдә – Иске Калмаш авыл биләмәсе "Ике дөнья – бер мөрҗә”, 12 апрельдә – Яңа Коты авыл биләмәсе Ә.Атнабаевның "Мәхәббәт турында җыр”, 13 апрельдә – Юмаш авыл биләмәсе А.Гыйләҗевның "Ефәк баулы былбыл кош”, 15 апрельдә – Чакмагыш мәдәният йорты халык театры Т.Миңнуллинның "Шулай булды шул” спектаклен куячак. ... " Читать дальше "
Просмотров: 596 | Добавил: bikmiew | Дата: 01.04.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск