Узган атнаның шимбәсендә районда язгы санитар чистарту буенча өмәләр үтү турында хәбәр иткән идек инде. Шушы атнада, ягъни 27 апрельдә, авылларда янә өмәләр үткәреләчәк. Бу көнне моңа чаклы кул тимәгән, тазартылып бетмәгән урыннарны чүп-чардан арындырып бетерергә кирәк булачак. Ә андый урыннар район биләмәләрендә байтак әле. Чакмагышта, мәсәлән, ике катлы йортлар тирәсе, Җиңү паркы, Ленин урамыннан "Чакмагыш – сөт” предприятиесенә бара торган тыкрыкның уң ягы – торак йортлар, ындыр буйлары чүп-чардан тазартылмаган. Урамнарда анда-санда чүп-чар тутырылган капчыклар күренә. Аларны да кичекмәстән чүплеккә илтеп түгәргә кирәк. Шимбә, якшәмбе көннәрендә халык чүбен каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгару өчен беркетелгән район үзәге оешма-предприятиеләре дә мондый вакытта активлык күрсәтсен иде. Әнә шулай бергәләп авылларыбызны чүп-чардан тазарту һәм төзекләндерү хәстәрен күрик.
27 апрельдә барыгыз да өмәгә, райондашлар! Яшәгән җиребезне матурлауда һәрберебез актив һәм бердәм катнашыйк!