Пятница, 19.04.2024, 05:49

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 16
Апрель уртасы җитсә дә, көннәр әлегә салкынча тора, узган шимбәдә хәтта кар яуды. Әмма яз барыбер үзенекен итәчәк, бу атна азагында көннәрнең нык җылына башлавы фаразлана. Озак та үтмәс, туфрак әзер булгач, басулар янә тракторлар гөрелтесенә күмелер, киләсе уңышка нигез салыныр.
Авыл эшчәннәре өчен үтә дә мәшәкатьле көннәр – язгы чәчүгә район хуҗалыкларының техника паркы нинди әзерлектә килә, игенчеләр нинди хәстәрлекләр белән яши? Хәбәрчебезнең шушы сорауларына муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы баш инженеры Фидрат Әхмәтов җавап бирде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 557 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.04.2013 | Комментарии (0)

Соңгы елларда халкыбыз тарихын, ата-бабаларның тормышын, аларның шөгылен өйрәнү теләге нык артты. Чөнки элек-электән белем һәм тәрбия эшендә шәхестә кешелек сыйфатларын булдыру – төп бурычларның берсе булган. Халкыбызда гасырлар буе дәвам итеп килгән кул эшләренең берсе – чигү чигү. ... " Читать дальше "

Просмотров: 711 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.04.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елда (күрсәткечләр 11 апрельгә) район биләмәсендә 14 янгын һәм 11 янып китү очрагы теркәлде, моңардан 2 млн сумнан артык матди зыян килде. Ут-ялкында 3 кешенең гомере өзелде.
Узган елга караганда быел бу чорда районда янгыннар саны һәм анда һәлак булучылар шактый артты. Ут чыгуның төп сәбәпләре билгеле:  электр җиһазларын һәм челтәрен монтажлау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу, шул исәптән электр үткәргечләренең искерүе һәм төзек булмавы, ут белән эш иткәндә һәм тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү һәм башкалар. ... " Читать дальше "
Просмотров: 541 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.04.2013 | Комментарии (0)

Яз ае җитү белән бөтен тирәлек уяна, яшәрә. Яланнар, басулар ачыла. Авыл эшчәннәренең мәшәкатьләре арта бу чорда. Техниканы ремонтлап сафка бастырырга, чәчкечләрне әзерләп көйләргә – барсына да өлгерергә кирәк.
"Алга” кооперативында да әзерлек эшләре дәррәү бара. Язгы чәчүдә катнашачак барлык техника карала, тагылмалар әзерләнә. Шушы көннәрдә заманча яңа "Джон Дир” техникасы кайтуы көтелә. Орлык агулау башланды. Бер үк вакытта мал кышлатуны уңышлы тәмамлау өчен дә тырыша алгалылар. Бүгенге көндә Сыйрышбаш сөтчелек фермасы коллективы (мөдире Самат Хәкимов) продукция җитештерүдә уңышка ирешә. ... " Читать дальше "
Просмотров: 573 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.04.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 18 апрелендә Балалар иҗат үзәгендә (иске район мәдәният йорты бинасы) – Чакмагышның Ленин урамы, 68 санлы йортында уку һәм эш урыннары вакансиясе ярминкәсе үткәрелә.
Милекнең барлык төрендә булган эш бирүчеләр, эш эзләүче гражданнар, мәктәпне тәмамлаучылар Уфа шәһәре һәм Чакмагыш авылы уку йортлары вәкилләре белән очрашуга чакырыла. Очрашу 11 сәгатьтә башлана.
Ярминкәдә катнашу мәсьәләләре буенча мәшгульлек үзәгенә 3-18-79, 3-17-26 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә.
Чакмагыш районының мәшгульлек үзәге.

Просмотров: 464 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.04.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск