Пятница, 26.04.2024, 21:10

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 30
Хөрмәтле райондашлар!
1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме – барыбыз өчен дә уртак бәйрәм. Яз – бар дөньяның, тереклекнең уянып, җанланып, яңа көч-сулыш алып үсешә  башлаган чоры. Ул киләчәгебезгә зур өмет-ышаныч уяткан мәл, күңелләрне җилкендергән чак. Бары тик хезмәт кенә  яшәешебезнең нигезен тәшкил итә, тормышыбызны алга әйди. Язның шушы кояшлы, җылы, матур көннәрендә керәстиян басуга чыга, алдагы уңышка нигез сала. Гомер-гомергә җиргә табынган авыл эшчәннәре быел да 1 Май бәйрәмен  басуда каршылый, вакыт  белән исәпләшмичә эшләп, өлгергән туфракка гәрәбәдәй  бөртекләр сибә. Озак та үтмәс, игенчеләребезнең тынгысыз һәм тырыш хезмәтенә дан җырлап, ул орлыклар  шытып чыгар, басуларыбыз тук башаклар белән куандырыр.  Игенчеләр гаять авыр да һәм җаваплы да бурычны үтәп, илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәләр. Безгә яшәү көче бирүче эшсөяр игенчеләребезгә зур рәхмәтләр әйтеп, йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләребезне җиткерәбез.  Игелекле хезмәтегез һәрчак уң булсын, язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлап чыгыугызны телибез.
Просмотров: 530 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.04.2013 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Чакмагыш районнары буенча бүлеге хәбәр итә:
Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсендә ярашлы, 1 Май – Яз һәм Хезмәт, 9 Май – Җиңү көне эш көннәре булып  исәпләнелми, бәйрәм итәчәкбез. ... " Читать дальше "
Просмотров: 582 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.04.2013 | Комментарии (0)

Шимбә, 4 майда, Сыйрышбаш авылының төньяк-көнбатыш өлешендә, халык телендә Аркылы тау дип аталган калкулык итәгендә элек шаулап үскән имәнлекне тергезү акциясе оештырыла. Сәгать 11дә башланачак әлеге чарада табигатебез иминлеге өчен битараф булмаган һәр райондашларыбыз,  бигрәк тә сыйрышбашлылар һәм шушы авылдан чыккан кешеләр актив катнашыр, дип өметләнәбез. Киләчәктә күкрәп үскән имәнлек туган җиребезне матурлар, эчәр суларыбызны сафландырыр, күңелләребезгә хозурлык өстәр, дип ышанабыз.

Просмотров: 505 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.04.2013 | Комментарии (0)

"Татар КВН лигасының ачылыш кубогы”   – Татарстанның башкаласында шушы көннәрдә (19-23 апрельдә) үткәрелгән уеннар шулай дип атала. Анда безнең районның егетләре һәм кызлары – шаяннар һәм тапкырлар клубы әгъзалары да чакырылган иде. Гала-концерт 22 апрельдә Казанның "Ак барс” Яшьләр үзәге концерт залында уздырылды. Бәйге-уеннарда Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 15 команда катнашты һәм һәркайсы үз осталыгын күрсәтте. Безнең районның җыелма КВН командасы да анда сынатмады — уңышлы чыгыш ясап, икенче урынны алды. Кече кубок һәм Диплом – чакмагышлыларда! Шушы мәртәбәле бәйгедә зур җиңү яулап кайткан команда әгъзаларын әлеге уңышлары белән котлыйбыз!
Раушан Зиннәтуллин,
 районның яшьләр советы рәисе.

Просмотров: 555 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.04.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск