Четверг, 28.03.2024, 14:23

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 10
Агымдагы елның өч аенда район хуҗалыкларында барлыгы 2391 бозау алынган. Бу – үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 52 бозауга артыграк. Уртача алганда һәр 100 сыерга 24 бозау туры килә.
***
8 апрельдә район буенча һәр сыердан уртача 15,4 килограмм сөт савып алынды. Бу көнне барлыгы 1145,5 центнер сөт җитештерелде, ягъни узган елдагыдан 5 тоннадан артык продукция фермалардан озатылды. Иң күп сөт – 348,2 центнер – "Базы” кооперативында (былтыргыдан 50 центнерга күбрәк) җитештерелде. "Герой” кооперативында ул 129 центнер (узган елдагыдан 10 центнерга артык) тәшкил итте. Бу хуҗалык әлеге вакытта көндәлек савым буенча (21,5 килограмм) беренче урында бара.

Просмотров: 689 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.04.2013 | Комментарии (0)

Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасының Чакмагыш районындагы идарәлек бинасында капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле, әлеге учреждение вакытлыча Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 81 санлы йорт (яңа ДОСААФ бинасы) адресында урнашып торачак. Күченү мәшәкатьләре аркасында 12 апрель көнне идарәлегебез гражданнарны да, юридик шәхесләрне дә кабул итми торачак. Вакытлыча уңайсызлык тудыруыбыз өчен алдан ук гафу үтенеп, кирәкле йомышларны күрсәтелгән көнгә кадәр яки аннан соң (әлбәттә инде яңа адреска) планлаштыруыгызны үтенәбез.
Ләйсән Мостафина,
 идарәлек начальнигы.

Просмотров: 558 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.04.2013 | Комментарии (0)

Ел саен яз айларында район биләмәләрен санитар тазарту һәм төзекләндерү буенча өмәләр оештырыла. Менә быел да 13 апрельдән 18 майга чаклы шушы максатта айлык үткәрелә. Бу хакта муниципаль район хакимияте тарафыннан кабул ителгән махсус карарда әйтелә. Районда беренче гомум өмә 13 апрельдә үтәчәге турында хәбәр  иткән идек инде. Район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләрендә, авыл Советы авыл биләмәләрендә моңа әзерлек бара.
Хөрмәтле райондашлар! Яшәгән җиребезнең матурлыгы барыбыз өчен дә кирәк. Бу өмәләрдә катнашу — шушы  җирдә яшәгән һәркемнең изге бурычы. Барыбыз да өмәләргә бердәм чыгыйк, ихата-урамнарны, башка җәмәгать урыннарын кыш буена җыелган чүп-чардан тазартыйк, аларны ел әйләнәсенә чиста тотыйк!

Просмотров: 545 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.04.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск