Чакмагыш беренче урта мәктәбенең тамашалар залында экология мәсь-әләләренә багышланган дәресләр үткәрелде. Аны Уфа шәһәреннән килгән Русия Федерациясе Дәүләт Думасының Федераль Җыелышы депутаты Владимир Поцяпунның Башкортстан Республикасындагы ярдәмчесе Элиана Сәетова үткәрде. "Тирә-як мохитебезгә мөнәсәбәтне үзгәртмәсәк, безнең киләчәк буын табигать гүзәллегенә сок-лана алмаячак”, – диде ул. Әйе, безне туйдырган, безне күтәреп йөргән җир-ана йөзенә чүп-чар ташлыйбыз. Киләчәктә дә бу хәл дәвам итсә, табигатебезнең бөтенләй юкка чыгуы ихтимал. "Табигый байлыкны бергә саклыйк, тирә-ягыбызны чүп-чардан бергә тазартыйк!” – диде Элиана Фердинант кызы. Чарада табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы Наил Газизов чыгыш ясады, район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Илгизә Низаева практик дәрес үткәрде. Аның барышында укучылар мәктәптә алган белемнәренә нигезләнеп, экологик проблемаларга кагылышлы сорауларга җавап бирде. Гимназия һәм беренче мәктәпнең 5-6 сыйныф укучылары арасында экологиягә кагылышлы иң яхшы сурәткә конкурс та игълан ителде. Аның җиңүчеләренә бүләккә фотоаппаратлар тапшырылачак. Лиана Ханмурзина.
|