Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасының Чакмагыш районындагы идарәлек бинасында капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле, әлеге учреждение вакытлыча Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 81 санлы йорт (яңа ДОСААФ бинасы) адресында урнашып торачак. Күченү мәшәкатьләре аркасында 12 апрель көнне идарәлегебез гражданнарны да, юридик шәхесләрне дә кабул итми торачак. Вакытлыча уңайсызлык тудыруыбыз өчен алдан ук гафу үтенеп, кирәкле йомышларны күрсәтелгән көнгә кадәр яки аннан соң (әлбәттә инде яңа адреска) планлаштыруыгызны үтенәбез. Ләйсән Мостафина, идарәлек начальнигы.
|