Районда язгы кыр эшләре башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеген тикшерү дәвам итә. Бүгенге көнгә "Базы”, "Байбулат”, "Заря”, Ленин исемендәге, "Герой”, "Волга” хуҗалыкларындагы тракторлар һәм аларның тагылмаларын техник тикшерү үткәрелде. Кичә комиссия "Алга” кооперативы машина ихаталарында булып, тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларның һәм тагылмаларның техник яктан төзеклеген тикшерде.
***
Район мәдәният йорты каршында эшләп килгән халык уен кораллары (җитәкчесе Ринад Кәримов) һәм "Сударушка” (җитәкчесе Анастасия Полякова) вокал ансамбльләре Октябрьскийда үткәрелгән 55 яшьтән югары булганнарның "Мин тормышны яратам” фестивалендә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар һәм мәртәбәле жюри әгъзаларының уңай бәһасына лаек булдылар.