Четверг, 02.05.2024, 07:58

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Сентябрь » 16 » Оешкан рәвештә үтте
07:30
Оешкан рәвештә үтте
Билгеле булуынча, якшәмбе, 14 сентябрьдә илдә Бердәм сайлаулар көне үтте. Русиянең  85 төбәгенең 84ендә төрле дәрәҗәдәге 6 мең сайлау уздырылды. Анда 30 төбәк башлыгы, байтак санда Дәүләт Думасы, Мәскәү шәһәр округы Думасы, төбәкләрдә Законнар чыгару органнары депутатлары, шәһәр округы мэрлары, муниципаль район Советы депутатлары сайланды. Русия Үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, илдә сайлауларны оештыру дәрәҗәсе югары булды. Коми, Тыва, Татарстан, Башкортстан һәм башка республикаларда яшәүче сайлаучылар тавыш бирүдә аеруча актив катнашкан. Быел Русия Федерациясе составына кергән Кырым Республикасында һәм Севастополь шәһәрендә дә сайлаулар уңышлы үтте, 18 яше тулган гражданнарның 70 процентка якыны дәүләт власте органнарын формалаштыруда катнашып, үзенең гражданлык бурычын үти. Күпчелек төбәкләрдә “Бердәм Русия” сәяси партияләрдән күрсәтелгән вәкилләр ышанычлы рәвештә җиңү яулаган.

Безнең республикада да сайлаулар оешкан төстә үтте. Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлау, шулай ук башка төрле дәрәҗәдәге сайлау гражданнарның югары сәяси активлыгында барды.
Бу сайлауларда райондашларыбыз бердәм катнашты. Сайлаучылар исемлегенә кертелгән 23805 кешенең 21193е (89,03 процент) граж-
данлык бурычын үтәде. Башкортстан Республикасы Президенты вазифасына дәгъва итүчеләр, беренче, әүвәлге нәтиҗәләр буенча,  Рөстәм Зәки улы Хәмитов өчен 16836 сайлаучы тавыш бирде. Бу тавыш бирүдә катнашучыларның 79,44 процентын тәшкил итә. Юнир Галимҗан улы Котылгуҗин өчен 1697 (8,01 процент), Иван Константинович Сухарев өчен 1408 (6,64 процент), Илдар Зинур улы Бикбаев өчен 1155 (5,45 процент) сайлаучы тавыш бирде.
Балалар иҗат үзәгендә урнашкан 3257 санлы сайлау участогында 14 сентябрь иртәсенә барысы да әзерлек хәленә җиткерелгән иде. Комиссия әгъзаларының һәркайсы үз урынында. Нәкъ 8 сәгатьтә участок сайлау комиссиясе рәисе Рим Хуҗин сайлауларның башлануы турында игълан итте. Сайлауга килүчеләргә капкачына мөһер сугылган буш урналар күрсәтелде. Быел да биредә автоматлаштырылган урналар (КОИБ) урнаштырылган икән. Беренче булып Төзелеш урамында яшәүче Закирә Габдрахманова белән Нәзирә Гәрәева гражданлык бурычын үтәде. Коммунистик урамында гомер кичерүче Зәйтүнә Гәрәева өченче булып тавыш бирде. “Дөньялар тыныч, илебез имин булсын. Сайлаган президентыбыз Башкортстанның бар яклап та ныклы үсеш алуы, халкыбыз мәнфәгатьләре өчен тырышсын. Мин республиканың иң югары постына иң лаеклы дип  уйлаган кандидат өчен тавыш бирдем, аңа зур өметләр баглыйм”, – диде ул сайлау участогыннан чыкканда. Быел март аенда 80 яшен тутырган хезмәт ветераны заманында үзе дә участок сайлау комиссиясе әгъзасы булуы турында әйтте. Рим Мәгариф улы беренче сайлаучыларга истәлекле бүләк тапшырды.
Сайлау участогындагы стендта Башкортстан Республикасы Президенты вазифасына дәгъва итүче дүрт кандидатның фоторәсемнәре, алар хакында мәгълүматлар, сайлау бюллетене, КОИБ системасында сайлау тәртибе белән танышырга мөмкин. Әйткәндәй, бу сайлау участогында өченче ел рәттән автоматлаштырылган урна кулланыла.
Участок сайлау комиссияләре әгъзалары – тәҗрибәле кешеләр. Мәсәлән, Рим Хуҗин 1986 елдан бирле сайлауларны үткәрүдә катнаша, Гөлүсә Хөсәенова 1993 елдан, Рима Гыйрфанова да 20 еллап шушы җаваплы эшне башкара.
Әлеге сайлауларда 9 кеше үзенең конституцион хокукыннан беренче тапкыр файдалана. Яшь сайлаучыларга Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең котлау сүзләре язылган открытка тапшырыла. “Бүгенге яшьләр –  заманча Русиянең сәяси киләчәге. Безнең дәүләтнең казанышлары, беренче чиратта, яшь буынга бәйле. Сайлауларда катнашу — Ватаныбызны һәм безнең республиканың киләчәген формалаштыруда мөһим өлеш! Русия Федерациясе үсешенең темпы, аның потенциалы гамәлгә ашырылуы яшьләрнең иҗтимагый-сәяси тормышындагы позициясенә бәйле”, – диелгән әлеге мөрәҗәгатьтә.

Төрле сәбәп белән сайлау участогына 43 кеше килә алмаган. Аларның адресы билгеле. Участокка беркетелгән ике җиңел автомашинада комиссия әгъзалары аларның йортына барып, сайлау хокукын гамәлгә ашыруга ярдәм иткән. 20 кеше участокка килеп, читтә сайлау таныклыгы алган. Бер кеше андый таныклыкны территориаль сайлау комиссиясеннән алып киткән. 
Чакмагыш беренче урта мәктәбендә урнашкан 3255 санлы сайлау участогында да сайлаулар билгеләнгән вакытта башланды. Беренче булып хезмәт ветераннары Рәйсә һәм Зөфәр Зиннәтуллиннар тавыш бирде. Участок сайлау комиссиясе рәисе Таһир Флүров тәбрикләп, аларга истәлекле бүләк тапшырды. “Зөфәр абый ел да беренче булып сайлый, аның кул арты һәрчак җиңел була”, – ди комиссия рәисе. Бу сайлау участогына район үзәгендәге 7 урам сайлаучылары килә.  Биредә 21 кеше читтә сайлау таныклыгы алган, 10 яшь сайлаучы исәпләнә. Сайлау барышын “Бердәм Русия” һәм КПРФ партияләре вәкилләре күзәтеп тора. Сайлау комиссиясе составына тәҗрибәле кешеләр кергән. Мәсәлән, комиссия сәркатибе Сәлимә Сафуанова 20 ел инде сайлау системасында хезмәт сала. Башка әгъзалар да сайлаучыларны участокта тиз арада хезмәтләндерәләр, тоткарлыкларга юл куймыйлар.
Райпоның “Метелица“ магазины сатучысы Гөлназ Закирова да иртәнге 8 сәгатькә әзерлек эшләрен тәмамлаган иде. Азык-төлекнең   төрлесеннән алып килгән, күпчелеге – үзләре җитештергән ризыклар.
14 санлы  Юмаш авыл  Советына район Советы депутатын сайлауның беренче нәтиҗәләре түбәндәгечә. Сайлаучылар исемлегенә 1236 кеше кертелгән. Сайлауларда 1199 кеше (97,01 процент) катнашкан.
Людмила Анатольевна Дәүләтова өчен сайлаучыларның 81,48 проценты тавыш биргән.
Соня Николаевна Тимофеева – 13,59,
Альберт Илфат улы Әсәдуллин – 3,09,
Георгий Сергеевич Кочемасов – 1,83 процент тавыш җыйган. 
Рәшит Вахитов.
Автор фотолары.
Просмотров: 715 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск