Вторник, 07.05.2024, 16:37

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Январь » 21 » Максатлар зур, әмма үтәлерлек
08:09
Максатлар зур, әмма үтәлерлек
Терлекчелек – мөһим тармак
Фермалар гөрләп эшләсә, авыл яши ул. Районда тармак эшчәнлегенең көйле барышын югары күрсәткечләр дәлилли. Һәр сыердан бозау алу, сөт җитештерү буенча республика күләмендә алдынгы урын тотабыз. Моңа әлбәттә, фидакарьлек: хезмәтне дөрес оештыру, алдынгы алымнарны киңрәк куллану, эш шартларын яхшырту аша ирешелә. Кыскасы, бүген кичәгедән яхшырак эшләү таләп ителә тармак эшчеләреннән. "Октябрь” кооперативында нәкъ менә шул девиз алга куелган. Биредә савым сыерлары 600 баш исәпләнә. Алар өч фермада асрала. Хуҗалык буенча узган ел һәр сыердан уртача 4761 килограмм сөт савылды.
Фермалар арасында ярыш җәелдерелгән. Һәр участокның үз алдынгылары бар. Әнисә Харисованың фидакарьлеге таң калдыра. Ул һәр сыердан 5606 килограмм сөт савып алды. Зөлфирә Рәфыйкова (5412), Зөлфия Кашаева (5119), Резида Ярмилева (5040) биш мең рубежын үттеләр.
Терлекчеләрнең бердәмлеге, уртак максат куеп эшләве күрсәткечләрдә чагыла, саннарда зур аерма юк. Мәсәлән, икенче санлы сөтчелек фермасында узган ел һәр сыердан уртача  4817 килограмм сөт савылган. Өченче санлысында бу күрсәткеч 4754 килограмм тәшкил иткән. Ә менә алар узган айда уртача савымны һәр сыердан 406 килограммга җит-кергәннәр, бу сан хуҗалык буенча иң югарысы. Әйе, бу фермадагы күркәм эшләр турында сөйләп була бүген. Коллективның һәр әгъзасы олы хөрмәткә лаек.
Ферма маягы Зөлфирә Рәфыйкова 1732 центнер тулай сөт җитештерде. Гүзәл Бикбатырова белән Светлана Хәкимова шулай ук эшемнең нәтиҗәсе күренсен дип тырыша. Савым сыерларын Алексей Аликаев, Рәсүл Шакиров, Илфир Акчурин, Айдар Гыйләҗев тәрбияли. Узган ел 6193 центнер сөт җитештерелгән икән, монда аларның да лаеклы өлеше кергән. Фермада үрчем алуга һәм тәрбияләп үстерүгә әһәмият арта. Яшь бозауларны Сәгыйть Макулов, Гөлсара Рузбаева үстерә. Узган ел алар 134 центнер тулай артым алдылар. Һәр терлектән көндәлек алынган артым 600 грамм тәшкил итте. Рим Халиков бер яшькәчә бозауларны карый. 138 центнер артым алды. Таналарны   максатлы үстерүгә юнәлеш алынган. Хәлил Гыйләҗев төркемендәге таналар тәүлегенә 744 грамм артым бирә. Рәмис Юнысов белән Юрий Фадеев Болгар фермасындагы үстерү төркемен тәрбияли, каплату авырлыгына җиткерә.
Ит җитештерү тармак эшчәнлегенең мөһим юнәлеше. Алга китеш сизелерлек. Фәкать югары көрлектәге терлекләрне генә реализацияләү таләп итеп куела. Бу җәһәттән Азамат Шакировны мактап телгә алабыз. Ул 80 баш үгез малы симертә. Узган ел 300 центнер артым алды, тәүлегенә һәр терлекнең 800 грамм артуына иреште.
Узган ел ферма буенча барлыгы 780 центнер артым алынды. Коллектив белән Илфат Йосыпов  җитәкчелек итә.
Ул районда иң абруйлы белгечләрнең берсе, авыр һәм җаваплы һөнәр сайлап гомере буе шуңа тугры калган кеше. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайтканнан соң бер ел Болгар фермасында хисапчы-лаборант булып эшләп алды. Аннан, егетнең булдыклылыгын күреп, Иске Калмаш икенче санлы фермасына мөдир итеп куйдылар, янә бер елдан иңенә тагын да җаваплырак бурыч йөкләттеләр. Һәм ул аны намусы кушканча башкарды, егерме елдан артык зур хуҗалыкның баш зоотехнигы булды. 

Тармак эшчәнлегенең төрле чагын күргәндер, янган-көйгән чаклары да әз булмагандыр. Бүгенгесе шатландыра аны. Әңгәмәбез вакытында алга планнары белән уртаклашты. 
– Терлекчелекнең киләчәге өметле. Кооператив җитәкчелеге тарафыннан уңай шартлар тудырыла. Хезмәтләре өчен тиешле бәһа алган терлекчеләр хәстәрлеккә фидакарьлек белән җавап бирергә омтыла.
Җитештерүне арттыру белән беррәттән, сыйфатлы булсын өчен дә тырышабыз. Кабул итү пунктларына югары сыйфатлы сөт озатыла. Үткән яз суыткыч җиһазлар кайтарып корылган иде.
Гомумән, мал кышлатуны уңышлы үткәрергә, планлаштырган продукцияне җитештерергә бездә мөмкинлекләр бар, – диде ул.

Зифа Галиева.
Рәсемнәрдә: Илфат Йосыпов, Зөлфирә Рәфыйкова,
 Гүзәл Бикбатырова.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.


Просмотров: 754 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск