Четверг, 02.05.2024, 10:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 16 » Мәшәкатьле көннәр
08:36
Мәшәкатьле көннәр
Апрель уртасы җитсә дә, көннәр әлегә салкынча тора, узган шимбәдә хәтта кар яуды. Әмма яз барыбер үзенекен итәчәк, бу атна азагында көннәрнең нык җылына башлавы фаразлана. Озак та үтмәс, туфрак әзер булгач, басулар янә тракторлар гөрелтесенә күмелер, киләсе уңышка нигез салыныр.
Авыл эшчәннәре өчен үтә дә мәшәкатьле көннәр – язгы чәчүгә район хуҗалыкларының техника паркы нинди әзерлектә килә, игенчеләр нинди хәстәрлекләр белән яши? Хәбәрчебезнең шушы сорауларына муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы баш инженеры Фидрат Әхмәтов җавап бирде.
– Төп тарту көче булган тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларны, тырма культиватор, чәчкеч һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләү көздән үк башланган иде, – диде Фидрат Шәгали улы. – Алар хуҗалыкларның үзләрендә ремонтланды һәм көйләнде. Узган атнада дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе инспекторы һәм авыл хуҗалыгы бүлегенең инженерлык хезмәте тарафыннан күмәк хуҗалыклардагы тракторларның һәм прицепларның техник әзерлеген тикшерү тәмамланды. Ул һәр хуҗалыкта график буенча үткәрелде. Комиссия "Алга”, "Заря”, "Герой”, "Базы”, "Октябрь”, "Победа” кооперативларының техника паркы торышына югары бәһа бирде. Быел язгы кыр эшләренә барлыгы 502 тәгәрмәчле һәм чылбырлы трактор чыгачак, шуның 62се — керәстиян-фермер хуҗалыкларыныкы. Техника паркы яңара. Районда 26 чәчү комплексы бар. Быел беренче кварталда 13 миллион сумлык яңа техника сатып алынды. "Герой” кооперативы, мәсәлән, 3 трактор, ике "Лида” комбайны кайтарды.
Әлеге вакытта мехнизаторларны укыту-өйрәтү оештырылды. Алар һөнәри осталыкны арттыру белән беррәттән, эштә хезмәтне саклау, техника хәвефсезлеген тәэмин итү буенча да белем дәрәҗәсен күтәрәләр.
Хуҗалыкларда чәчүдә механизатор кадрлары җитеп бетми. Шулай да бер сменада эшләү өчен җитәчәк.
Алдагы атнада "Октябрь” кооперативында игенчелек буенча район семинар-киңәшмәсен үткәрү планлаштырыла. Техниканы, тагылмаларны, башка авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү, комплектлау тәмамлану алдында.
Рәшит Вахитов
 язып алды.

Просмотров: 560 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск