Агымдагы елның 18 апрелендә Балалар иҗат үзәгендә (иске район мәдәният йорты бинасы) – Чакмагышның Ленин урамы, 68 санлы йортында уку һәм эш урыннары вакансиясе ярминкәсе үткәрелә.
Милекнең барлык төрендә булган эш бирүчеләр, эш эзләүче гражданнар, мәктәпне тәмамлаучылар Уфа шәһәре һәм Чакмагыш авылы уку йортлары вәкилләре белән очрашуга чакырыла. Очрашу 11 сәгатьтә башлана.
Ярминкәдә катнашу мәсьәләләре буенча мәшгульлек үзәгенә 3-18-79, 3-17-26 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә.
Чакмагыш районының мәшгульлек үзәге.