Вторник, 07.05.2024, 11:29

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Январь » 23 » Белемнәрен арттырдылар
11:43
Белемнәрен арттырдылар
Муниципаль район хакимиятендә
21 гыйнварда муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында авыл биләмәләре башлыклары һәм эшләр белән идарә итүчеләрнең семинар-укуы үткәрелде. Анда муниципаль район Советы аппараты хезмәткәрләре, хокук саклау органнары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, башка тармак җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылган иде.
Тәүдә муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча урындагы үзидарәлек органнарының вәкаләтләре белән кыскача таныштырып үтте. "Русия Федерациясендә үзидарәлекнең гомум принциплары турында”гы 131 санлы Федераль законга һәм башка законнарга нигезләнеп төзелгән авыл биләмәләренең Уставына ярашлы урындагы үзидарәлек власте органнарының вәкаләтләре тәгаен билгеле. Алар халык мәнфәгатьләренә хезмәт итә, тормышның төрле өлкәләренә кагыла. Авыл Советы авыл биләмәләре Уставы  һәм муниципаль район Советы утырышларында тәсдыйкь ителгән ике яклы килешүләргә ярашлы, урындагы үзидарәлеккә караган 39 мәсьәләнең унысын хәл итү муниципаль район Советы карамагына тапшырылган. Әлеге семинар-укуда сүз җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча урындагы үзидарәлек органнары тарафыннан башкарыла торган эшләр турында барды. Аларның кайберләре әлеге очрашуда җентекләп тикшерелде. 
Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Рифгать улы Мөхтәруллин әнә шуларның берсе – авыл биләмәсендә ритуаль хезмәтләндерүләрне оештыру һәм зиратларны тәртиптә тоту турында тәфсилләп сөйләде. Бу эшләр узган ел башыннан яңача оештырылган һәм ул мәрхүмнәрне җирләү мәсьәләләрен көйләүче 1996 елда кабул ителгән Федераль законга ("О погребении и похоронном деле”) нигезләнеп башкарыла. Җаваплылыгы чикләнгән "Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәлеге” җәмгыяте мастеры, өлкән диспетчер Мирхәт Зәйнетдин улы Кәримов, ЗАГС бүлеге начальнигы Фирая Әнвәр кызы Хуҗина, Русия Пенсия фондының  Чакмагыш районы буенча идарәлегенең клиентларны хезмәтләндерү җитәкчесе Рөстәм Радмир улы Такыянузов, РФ социаль страховкалау фонды төбәк бүлегенең 9 санлы филиалы баш белгече Азат Эрнест улы Саньяров, муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Ратмир Әсгать улы Фәхретдинов, район прокуроры ярдәмчесе Елена Михайловна Викторова шушы мәсьәлә буенча фикер алышуларда катнашып, биләмә башлыгының чыгышын тулыландырдылар, теге яки бу мәсьәлә буенча аңлашылып бетмәгән сорауларга җавап бирделәр.
Көн тәртибенә куелган өченче мәсьәлә  авылларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә багышланды. Аның буенча Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Альберт Өлфәт улы Макуловның чыгышын да залдагылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул авыл биләмәсе чикләрендә халык яшәгән пунктларда  янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә кагылышлы тәү чиратта башкарыла торган эшләргә тукталды. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чакмагыштагы 34 санлы дәүләт янгын каравылы хезмәте отряды начальнигы Азат Нурихан улы Сәетов районда янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә кагылышлы эшләрне барлады, бу өлкәдәге проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән  тәкъдим-киңәшләрен әйтте. Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең ялы ничек оештырыла, мәдәният учаклары халыкны мәдәният хезмәтләндерүе, буенча нинди чаралар күрә?  Болар хакында Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәфидә Әүлияр кызы Исмәгыйлева бәян итте, бу өлкәдә кайбер эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Чыгышны мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Хәдис улы Фазлыев тулыландырды. Ул шушы авыл биләмәсе мисалында мәдәният учреждениеләренең халыкны хезмәтләндерүе, ял итү өчен уңайлы шартлар булдыру хакында сөйләде.
Семинар-укуда башка төрле көнүзәк мәсьәләләр буенча да чыгыш ясаучылар булды. Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Әлфия Ягъфәр кызы Әгъзамова норматив-хокукый документларны дөрес итеп рәсмиләштерү, бу өлкәдә кабул ителгән стандартлар, реквизитлар тутыру тәртибе, телләр турындагы закон таләпләрен төгәл үтәү һәм башкалар турында әйтеп үтте. Аның чыгышы буенча район прокуроры ярдәмчесе уй-фикерләрен әйтте, закон таләпләрен аңлатты.
Муниципаль район хакимиятенең яшьләр, физкультура һәм спорт буенча комитеты баш белгече Рим Мәгариф улы Хуҗин, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе сәркатибе Гөлдәр Тимерҗан кызы Имангулова, опека һәм попечительлек органы баш белгече Ләйсән Таһир кызы Низамова, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча әйдәүче белгеч Илдар Тәлгать улы Әрдәширов район тормышының төрле өлкәләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча чыгыш ясадылар.
Семинар-укуны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков алып барды һәм соңыннан йомгаклап чыгыш ясады.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 692 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск