Четверг, 02.05.2024, 06:28

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Сентябрь » 2 » Белем үрләрен яуларга
08:11
Белем үрләрен яуларга

Кичә илебезнең барлык мәктәпләрендә беренче кыңгырау бәйрәме – Белем көне узды. Русия Федерациясе киңлекләрендә яшәүче 14 миллион бала белем учакларына агылды. Шуларның 1,5 миллионы  беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Безнең районда 2014-2015 уку елында 3300гә якын укучы белем алачак, беренче сыйныфка 330 бала тәүге адымын ясады. Заман таләпләренә җавап бирерлек сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү максатын куеп район мәктәпләрендә 330 педагог эшләячәк.

Беренче кыңгырау бәйрәме Чакмагыш беренче урта мәктәбендә, һәр елдагыча, зур тантана төсе алды. Кояш нурларының җылысы һәм яктысы гүя белем йортына ашыккан балаларны һәм аларның әти-әниләрен, укытучыларны белем үрләренә озата барды.

Быел республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Рөстәм Зәки улы Хәмитов төп игътибарны белем бирү  сыйфатын күтәрүгә юнәлтүне максат итеп куйды. Һәм, әлбәттә, беренче чиратта, бу процесста укытучының  төп роль уйнаячагын билгеләде.
Бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр һәрберебезгә югары таләпләр куя. Белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен барлык шартлар да тудыру, инновацион технологияләр куллану, электрон дәреслекләргә күчү – болар барысы да максатларны тормышка ашыру өчен иң мөһим чара булып тора. Шуңа да Чакмагыш беренче мәктәбендә уку-укыту өчен бөтен уңай шартлар тудырылган, мәктәп яны да зәвык  белән бизәлеп, үзенә чакырып тора.
Бирегә җәй буена бер-берсен сагыныш-кан укучылар, укытучылар, мәртәбәле кунаклар, ата-аналар җыелган.
Тантананы алып баручылар — 9В сыйныф укучылары Альберт Муллаянов, Элиза Вяселова шигырь юллары белән бәйрәмне башлап җибәрделәр. Бәйрәм сәхнәсе түренә 1 класс укучылары чыкты. Бүген 67 нәни кыз һәм малай беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Аларны тылсымлы белем иленә беренче укытучылары – Светлана Гаднән кызы Еникеева, Рида Шәй-хулла кызы Әхмәдиева, Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова алып керде. Бер-бер артлы тезелешеп, кыюсыз гына атлап киткән бу бәләкәчләрне бай традицияле, мәртәбәле ярыш-конкурсларда республика, ил күләмендә югары уңышларга ирешкән беренче мәктәпнең тулы хокуклы әгъзасы булуы белән ихлас котлыйбыз! 
Мәктәп директоры Радик Габделфәрит улы Әмирханов котлау сүзе белән чыгыш ясады. “Бүген бөтен илебез Белем көнен билгели. Бу көн аеруча истәлекле. Ул якты, оптимистик рухлы һәм иң мөһиме һәрберебез өчен дә бәйрәм. Чөнки кеше нинди генә югарылыкка ирешсә дә, аның юлы мәктәптән башлана. Нәкъ укытучы – белем иленә беренче юл салучы, мәктәп елларында бала аралашырга, иҗади сәләткә өйрәнә, үз-үзен һәм дөньяны танып белә.
Яңа уку елында мәктәп 627 бала өчен ишекләрен ача, алар арасында 50-се – 11 сыйныф укучылары. Тиздән сез чыгарылыш укучылары булачаксыз. Сезне алда зур сынаулар – имтиханнар көтә. Аларны лаеклы үтәр өчен тырышып укырга, ныклап шөгыльләнергә кирәк. Ә 67 бала өчен быел белем алу яңа ачыш булачак.
Кадерле укучыларыбыз! Уку – ул тырышлык, сабырлык, кызыксыну таләп иткән зур хезмәт. Мин сезгә хезмәт сөючәнлек, белемгә омтылыш, акыл телим.
Безнең чыгарылыш укучылары һәр-вакытта да тирән белемле, үз-үзенә ышанучан, югары дәрәҗәгә ирешүче, тормышта лаеклы үз урынын табучылар булып кала.
Хөрмәтле ата-аналар! Мин сезгә түземлелек һәм балаларыгыз белән горурлануыгызны телим! Ә коллегаларыма һәрвакыт эзләнүләр, иҗади янулар, ире-шелгәннәргә сөенүләр, эшегездә уңыш-лар телим! Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов исеменнән сезне барыгызны да Белем бәйрәме белән котлыйм һәм барыгызга да оптимизм, иҗади уңышлар телим! Бәйрәм белән! Хәерле юл!”. Директорның уку-укыту буенча урынбасары Ирина Риф кызы Гыйләҗева узган уку елында төрле мәртәбәле ярышларда зур уңышларга ирешеп, үзләрен төрле өлкәләрдә белемле, булдыклы итеп күрсәткән 110 укучыга Мактау грамоталары тапшырды.
5Б сыйныфы укучысы Фәния Шәри-пованың “Исәнме, мәктәп!” җыры бәй-рәмгә бүләк булып яңгырады. Бәйрәмгә чакырылган мәртәбәле кунакларның да әйтер сүзләре бар иде бүген. Муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары – икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Реканс Фәнил улы Ямалиев бәйрәм тан-танасына җыелганнарның һәммәсен бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады. “Мәктәп сезне киң ишекләрен ачып каршылый. Район хакимияте ярдәме белән мәктәп коллективы белем һәм тәрбия алыр өчен барлык шартларны да булдырды. Мин сезгә, хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар, ата-аналар, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, иҗади ачышлар телим!”
Кызларның күңелле ритмларда биюе дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Әлбәттә, үзләрен бүген чын укучылардай горур тотып, аллы-гөлле чәчәкләр гөлләмәсе аша шат елмайган беренче сыйныф укучыларының чыгышы иң дулкынландыргычы булгандыр, мөгаен. Нәни генә булсалар да, аларның бүгеннән үк белем серләрен ачарга әзер торулары сизелеп тора! Бер-бер артлы шигырь укып, “Без – беренчеләр!” җырын башкарганнан соң, сүзне 11нче сыйныфлар алды. Гүзәл Сабирова белән Аяз Салихов беренчеләргә белем ишеген ачарга алтын ачкыч бүләк иттеләр. Эльвира Фазлыева (11В сыйныф) мәктәпкә багышлап музыкаль бүләк – җыр башкарды. Һәм менә быел да, яңа уку елында мәктәп ишекләре ачык дип игълан итеп, беренче кыңгырау шалтырады. Аны 11 сыйныф укучысы Максим Горлатов һәм 1 сыйныф укучысы Лиза Васильева яңгыратты. Мәктәп түренә иң беренче булып беренче сыйныф укучылары үтте.
Әнә шундый якты, кояшлы күк гөмбәзе астында, бәхет-шатлыкларга уралып, тыныч-имин үтсен иде яңа 2014-2015 уку елы да! Хәерле сәгатьтә!
Рәсимә Мөхәммәдиева.
Просмотров: 680 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск