Четверг, 02.05.2024, 04:14

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Сентябрь » 15 » Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының өченче чакырылыш муниципаль район Советының уналтынчы утырышы
08:23
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының өченче чакырылыш муниципаль район Советының уналтынчы утырышы
Агымдагы елның 10 сентябрендә Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы уналтынчы утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре хезмәткәрләре, хокук тәртибен саклау органнары вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды: 
1. 2014 елның беренче яртысында Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстанда Чакмагыш районы буенча бүлекчәсенең оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгаклары һәм алдагы чорга билгеләнгән бурычлар турында.
2. 2014 елның узган 8 аенда Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында.
3. 2014 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы бюджетына төгәллек кертү турында.
4. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Советының 2016 елның 12 февралендәге 156 санлы “Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы муниципаль милке булган җир мәйданнары өчен аренда хакы күләмен билгеләү турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
5. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Советының 2009 елның 13 августындагы 111 санлы “Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының Гыйлемдар Рамазанов исемендәге премиясе турындагы  положениене раслау турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
6. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Советының 2013 елның 15 маендагы 78 санлы карары (артабан үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мөмкинлеген дә күздә тоткан) белән расланылган “Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районында вакансияле муниципаль учреждение (предприятие) директоры (җитәкчесе) вазифасын биләүгә конкурс үткәрү турында”гы Положениегә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
7. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Советының 2009 елның 28 апрелендәге 92 санлы “Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районындагы муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр тарафыннан күрсәтелүче коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар һәм өстәмәләр билгеләүне көйләүче (артабан үзгәрешләр кертелү шарты белән) орган турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
Район эчке эшләр бүлегенең быелгы тәүге алты ай эчендәге оператив-хезмәт эшчәнлеге һәм куелган артабангы бурычлар турында бүлек начальнигы, полиция подполковнигын Айрат Әнәс улы Хәмидуллин тәфсилле чыгыш ясады. Полиция хезмәткәрләренең төрле өлкәләрдә ирешкән уңышлары, игътибар җитеп өлгермәгән юнәлешләр, аларның хезмәтенең район тормышында чагылышы анализланган чыгышны депутатлар игътибар белән тыңлады һәм бу өлкәдә хәлләрне канәгатьләнерлек дип тапкан карар кабул итте.
Чираттагы ике мәсьәлә буенча муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов сүз алды. Тәгаен саннар белән мисаллар китереп, ул узган 8 айда район бюджеты үтәлешен анализлады, быелгы бюджетка төгәллек кертү мәсьәләсен дә күтәреп чыкты. Бу мәсьәләләр буенча карарлар чыгаруда да депутатлар арасында фикер аермалыклары булмады.
Дүртенче мәсьәләнең асылын депутатлар игътибарына Башкортстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының районыбыздагы муниципаль милеккә идарә итү комитеты рәисе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова җиткерде. Төпле дәлилләр белән анализлап әзерләнелгән карар проектын тәсдыйк иткәндә депутатлар арасында мәсьәләгә аныклык кертүне сораучылар булмады, ул бердәм хупланылды.
Артабангы ике мәсьәлә буенча муниципаль хезмәт һәм кадрлар белән эшләү бүлеге начальнигы Эльмира Флүр кызы Гыйззәтуллина аңлатмалар бирде. Алар буенча да депутатларда фикер аермалыклары булмады. 
Көн тәртибенә чыгарылган соңгы – җиденче мәсьәлә буенча архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең әйдәүче белгече Таһир Фирзант улы Нуретдинов сүз алды. Коммуналь хезмәтләр күрсәтүче предприятиеләр башкарганнарга тарифларны көйләүгә кагылышлы карар да депутатлар тарафыннан хуплап кабул ителде.

 

Просмотров: 735 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск