Вторник, 07.05.2024, 14:24

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Январь » 30 » Барлык шартлар да тудырылган
07:48
Барлык шартлар да тудырылган
Мал кышлату барышы
Ранис  Рәис улы Хәмәтдинов җитәкләгән җаваплылыгы чикләнгән "Юлдаш” җәмгыятенең Көсәкәй товарлыклы-сөтчелек фермасында  ярыйсы гына уңышлы мәшәкатьләр белән мал кышлату чоры бара. Биредә күп көч салып хәзерләнгән, бай рационлы мал  азыгына кытлык юк.  Ферма мөдире Җәмил Җиһанур улы Мөсәгыйтовның әйтүенә караганда, аларда  бүген 878 баш сыер малы, 80 баш ат асрала. Яшь бозаулар иркен, якты бүлмәләрдә үстерелә. Үрчемне Зилә Сафиуллина, Ирина Солтанова  тәрбияли. Җиңел булмаган өлкәдә аларга Фидус Мәхмүтов  ярдәм итә. Тәрбия яхшы булганлыктан, үрчем көр һәм сәламәт үсә. Ветеринар белгеч  Әнвәр Арсланов карамагында булган бозауларга инфекция керми, араларында йогышлы чирләр дә йөрми. Бөтен уңайлыклар тудырылган булса да, яшь малны тәрбияләү зур җаваплылык таләп итә. Шуңа күрә бу эшкә үтә дә булдыклыларны гына куялар. 
Таналар төркеме уңган һәм җаваплы терлекчеләр Марсель Садыйков белән Салават Саматов карамагында. Аларны   үз эшләрен энәсеннән җебенә кадәр белә дисәк, ялгышу булмас. Ясалма орлыкландыру операторы Фәрәгать Сәләхов, механизаторлар, зооветеринария белгечләре, савучылар – һәммәсе дә үз эшен яхшы белүче, булсынга дип эшләп йөрүчеләр җыелган әлеге фермада. 
Былтыр ел әйләнәсенә 10,468 центнер сөт җитештерелгән, уртача савым  4758  килограмм тәшкил итә. Еллык артым – 609 центнер. Гөлназ Гомәрова (153229 кг җитештергән), Алеся Дәүләтшина (150 281 кг), Айгөл Гыйбадуллина (147188 кг), Гөлсинә Шәмсетдинова (135 848 кг), Гөлнур Миңнеханова (128972 кг) кебек савучыларның күрсәткечләре хуҗалыкта иң югарысы. 
Биредә маллар алдыннан фураж, силос, сенаж, салам һәм печән өзелми. Бу савым күләмен киметмәскә һәм сөтнең майлылыгын тотрыклы саклауга ярдәм итә. Ферма җитәрлек күләмдә ветеринар препаратлар һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән. Малларның  үлүенә юл куелмый. Хезмәтчәннәр ай саен тиешле хезмәт хакын алып бара, шуңа да  чын күңел салып эшли. 
Узган ел Көсәкәй товарлыклы-сөтчелек фермасында  сыер саву, сөт суыту җиһазлары, "МТЗ-82” маркалы тракторга тагылмалы "Хозяин” агрегаты, азык ваклаучы җиһаз алынган. Кыскасы, биредә малкайлар өчен дә, аларны тәрбияләүчеләр өчен дә бөтен уңайлыклар да тудырылган – мал абзарлары төзек, якты, җылы, улакларда, келәтләрдә азык җитәрлек. 

Просмотров: 662 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск