Среда, 08.05.2024, 05:57

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Январь » 28 » Ачыктан-ачык, күзгә-күз карашып
07:40
Ачыктан-ачык, күзгә-күз карашып
Профилактика көннәре
Муниципаль район  хакимияте башлыгы кул куйган махсус карарны үтәү йөзеннән авыл биләмәләрендә профилактика көннәре дәвам итә. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә мондый чара Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелде.
Барыбыз да  җаваплы
Район профилактика комиссиясе рәисе –  муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков тәүдә Иске Калмаш мәдәният йортына җыелган авыл халкын әлеге чараның максаты һәм бурычлары белән таныштырды, залда утыручыларны ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырды, аннары профилактика комиссиясе әгъзаларына  берәм-берәм сүз бирде.
Авыл биләмәсе башлыгы Альберт Макулов чыгышын авылларда җәмәгать тәртибе  торышыннан, эчкечелеккә каршы нинди көрәш алып барылуыннан башлады. "Бездә хәзер элеккечә өендә айлар буена исерткеч эчемлекләр эчеп ятучылар юк диярлек, шулай да терлекчеләр арасында эшкә исереп баручылар, йорттан яшереп кенә  аракы сатучылар, җәмәгать тәртибен бозу очраклары булгалый әле,” – диде Альберт Өлфәт улы. Алкогольле эчемлекне чамасыз күп кулланудан кеше үзе дә, башкалар да зыян күрә. Җинаятьчелек,  кешегә кул сузулар, урлашулар, җәмәгать тәртибен бозу  очраклары – барысы да диярлек эчкечелек аркасында кылынган. Өч урында законсыз аракы сату билгеле. Кырын эш белән шөгыльләнүчеләргә штраф салынган. Шулай ук эш урынында "төшереп” йөрүчеләр дә административ җаваплылыкка тарттырылган. Шулай итеп, барлыгы 123 беркетмә төзелгән. Эчкечелек аркасында шулай ук 13 җинаять кылынган.
Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча  байтак эшләр башкарыла. Янгын  сүндерү машинасы җылы гаражда тәүлек  әйләнәсенә кизүдә тора. Су алу башняларында уңайлы су тутыру урыннары булдырылган. Ташкалмашта 2 гыйнварда чыккан төнге янгынга тиз арада барып, утны  сүндерүдә катнашканнар. Шул ук вакытта үз авыл  биләмәсендә былтыр  дүрт янгын булып, анда  бер кешенең янып үлүе аянычлы. Ике янгын ут белән саксыз эш итүдән, икесе электр җиһазларының төзек булмавыннан чыккан. Альберт Өлфәт улы, ел дәвамында халык арасында профилактика-искәртү эшләре  даими алып барылуга карамастан, янгыннарның чыгып торуына борчылу белдерде. "Күп өйләрдә электр үткәргечләре бик искерде,  көнкүреш техникасы күпкә артты.Үткәргечләр,  зур басымны  күтәрә алмыйча, кызып янып китә. 1,5 — 2 мең сум акча жәлләп, ул искергән электр үткәргечләрен алыштырмыйбыз. Безгә хәзер һәр йортта ут сүндергечләр булдыру турында уйларга вакыт. Газ баллоннарын өйдә генә түгел, ә гаражда, абзар-курада  да тотмагыз. Яңавыл шәһәрендә шушы көннәрдә булган фаҗига башкаларга да сабак булсын иде. Авылдагы тәртип, имин тормышыбыз өчен һәркайсыбыз  җаваплы", — диде.
Аракы кешене үлемгә илтә
Алкогольле эчемлекләрнең кеше организмына нинди зарар китерүе турында район үзәк дәваханәсе табибы Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаров сөйләде. Аны күп кулланудан Русиядә ел саен дистәләрчә мең кеше якты дөнья белән хушлаша. Көнкүрештәге алкоголизм, гаиләләрнең таркалуы, җәмәгать урыннарындагы хокук тәртибен бозулар, җинаять кылулар, руль артына исерткеч  эчемлек эчеп утыру,  эш урынында аек булмаган килеш күренү, организмда һәртөрле чирләрнең барлыкка килүе –  болар барысы  да "яшел елан” белән дуслыкның нәтиҗәсе. Соңгысына  кагылышлы видеоролик та күрсәтелде. Алкогольле  эчемлекнең баш миенә, йөрәккә, бавырга, ашказаны асты бизенә, эчәккә,  ашказанына, канга тискәре йогынтысы турында картинада ачык итеп, тәгаен саннар белән дәлилләнде. Инвалидларның 58,5 проценты  аракы эчү аркасында шул хәлгә барып җиткән. Сыраны чамасыз күп чөмерү дә организмга зур зыян китерә. Аны куллану соңгы елларда 2,5 мәртәбәгә артуы да  зур борчылу тудыра. Бигрәк тә яшьләр күп куллана аны. Ә бу исә түлсезлек, җенси көчсезлек, аденома, простата рагы, бала тудыра алмау кебек авыр чирләргә китерә.
Тагын бер сан. Русия әлеге вакытта алкогольле эчемлек куллану буенча дөньяда  лидерлар исәбендә. Бер кешегә исәпләгәндә бездә елына уртача 15-18 литр чиста спирт туры килә. Әгәр бу күрсәткеч 8 литрдан артса, илнең иминлегенә куркыныч  яный, дип исәпләнә. Ә бездә,  күрүегезчә, күптән инде куркыныч яный. Бу коточкыч хәлне туктатмасак, без кая барып чыгарбыз, үлеп-кырылып бетәбез бит!
Иске Калмаш авыл биләмәсеннән барлыгы 18 кеше нарколог  комиссиясендә исәптә тора. Шуларның 14е – Иске Калмашта, 3 се – Яңа Мортазада, берсе Болгарда яши. Хатын-кызлардан  4 кеше исәпкә куелган. Медицина хезмәткәрләре аларның сәламәтлек торышы белән даими кызыксынып торалар.
Район прокуроры  Алмаз Равил улы Абдюшев кайбер үсмерләрнең җәмәгать тәртибен бозып йөрүләренә борчылу белдерде. Бер төркем үсмерләр Иске Калмашта балалар бакчасындагы балалар уйный торган җиһазларны ватып-җимереп йөргәннәр. Ни өчен шулай, дигән сорауга берсе дә җавап бирә алмый. Исерек әти ике яшьлек кызын кыйнаган. Тагын да аянычлырак хәл: кыз әнисен кадап үтерә. Үз балаңа, әниеңә кул күтәр әле! Йорттан яшертен генә сатылган ялган аракы , өйдә җитештерелгән  көмешкә, аптекадан сатып алынган составында спирт булган дару-эчемлекләр – барысы да кешене агулауга, юкка чыгаруга китерә.  Уйланырга урын бар монда! Хәзер авылларда  өлкән яшьтәге яки ялгыз кешеләр күп яши. Бер-береңне, күршеләрне искә алып, хәл-әхвәл белешеп тору, киңәш бирү зарур. Кышкы суык көннәрдә янгыннан  йортсыз торып урамда калырга язмасын! Шуңа күрә барыбызга да бик сак, игътибарлы булырга кирәк.
Электр үткәргечең төзекме?
Күп бәлаләрнең, шул исәптән янгыннарның төп сәбәпчесе – кеше факторы, дидек. Шул ук вакытта күп янгыннар электр үткәречләренең һәм җиһазларның төзек булмавыннан да чыга. Янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Марат Салават улы Фәттахов узган елда районда теркәлгән янгыннар, бу өлкәдә  хәвефсезлекне тәэмин итү буенча күрелгән чаралар турында сөйләп үткәннән соң, кайбер киңәшләрен дә әйтте. Аерым алганда, искергән электр үткәргечләрне һәм җиһазларны яңага алыштыруны теләсә кемгә түгел, бары тик белгечкә – электрикка ышанып тапшырырга кирәк, диде. Шулай ук мунча мичләрен чыгарганда яки урнаштырганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә яраклы булуы мотлак. Ә инде әлеге вакытта, кышкы салкын көннәрдә, күп ягып, мичне артык  кыздырырга ярамый. Шул сәбәпле дә янгыннар чыгып тора.
«КОМЕНДАНТ СӘГАТЕ»
Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе сәркатибе Гөлдәр Тимерҗан кызы Имангулова узган елдагы күрсәткечләр белән таныштырды, хәл ителәсе проблемаларга тукталды. Дүрт балигъ  булмаган үсмернең балалар бакчасындагы кырын эшләрен мисал итеп алып, ул кайбер ата-аналарның үз балаларын тәрбияләүдән читләшүе турында борчылып әйтте. Бала гаиләдә аңлау-яклау тапмагач, үзен урамда күрсәтә башлый, үзе кебекләрне табып, бергә начар гамәлләр кыла,  җәмәгать тәртибен боза. "Авыр” гаиләләр бу төбәктә дә бар, алар белән тәрбияви эш алып баралар. Әмма кайбер ата-аналар  баласы язмышы турында уйламый, бернинди җаваплылык тоймыйлар.
Хокук бозуларга юл куймау, профилактика-кисәтү максатында кичке 10нан иртәнге 6  сәгатькә кадәр авыл  биләмәләрендә "комендант сәгате" кертелгән. Моны һәр ата-ана, шулай ук, бала, үсмер дә белергә тиеш!  Бу вакытта бала, үсмер урамда ялгыз йөрсә, аның ата-анасына штраф салыначак, ягъни һәр әти-әни үз баласы өчен җавап бирәчәк. 
Ветстанциянең баш ветеринар табибы урынбасары Тәслимә Рәис кызы Халикова малларда йогышлы авырулар  – туберкулез, бруцеллез, котыру чире, Африка чумасы һәм аларның таралуына юл куймау буенча күрелгән профилактик чаралар турында сөйләде, киңәшләр бирде.
"Октябрь” кооперативы рәисе Альберт Фидай улы Мусин, эчкечелекнең эшкә зур зыян китерүе хакында әйтеп, киләчәктә бу бәладән арынуга өмет-ышаныч барлыгын белдерде. Хезмәт коллективларында эчкечелеккә каршы көрәшне туктатырга ярамый, менә шулай очрашып, мәсьәләне уртага салып ачыктан-ачык, күзгә-күз карашып сөйләшү файдалы, диде. Моннан тыш: "Оперативка"ларда, башка очрашуларда да янгын хәвефсезлеге турында көн дә сөйлибез, бер-беребезнең исенә төшәрәбез. Үзегезне генә түгел, күршеләрегезне дә искә алып, яклап-саклап яшик”, – диде ул сүзен тәмамлап.
Профилактика көненә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков йомгак ясады, сорауларга җавап бирде.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 1015 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск