Понедельник, 29.04.2024, 03:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 19
"Русия Саклык банкы” ачык акциионерлар җәмгыятенең Урал банкына караган 4597 санлы Чакмагыш бүлекчәсе үзе хезмәтләндергән Чакмагыш, Бакалы, Кушнаренко һәм Уфа районнарында яшәүче эшкуарлар арасында "Урал төбәгенең иң уңышлы эшкуары — 2012” дип аталган бәйге оештырды. 2012 елның 20 декабреннән быел 15 февральгә кадәр дәвам иткән әлеге чарада эшкуарлык структуралары белән банк арасында эшлекле, ике якка да отышлы тыгыз хезмәттәшлекне ныгыту максат итеп куелган иде. Бәйге тотучыларның безнең банк белән мөнәсәбәтләре җентекле өйрәнелеп, жюри арада иң-иңнәрне билгеләде. Җиңүчеләргә 6 номинациядә бүләкләр тапшырылды. "Тармак гуруы” ("Гуру отрасли”) Чакмагышта уңышлы эшчәнлек җәелдергән ханым Фәнзилә  ... " Читать дальше "
Просмотров: 495 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.03.2013 | Комментарии (0)

Быел (күрсәткечләр 12 мартка) республикада 762 янгын чыгып, анда 95 кешенең (шул исәптән сигезе – балалар) гомере өзелде, тәне пешүдән җәрәхәт алучылар 68 кеше булды. Безнең районда 12 янгын чыкты, аңардан 2 млн сумнан артык матди зыян килде. Ут чыгудан 5 торак йорт, 5 ихатадагы каралтылар, берәр бина һәм автотранспорт зарарланды яисә юк ителде. Иң аянычлысы – ут-ялкында 3 кеше һәлак булды. Федераль янгын часте, авыл биләмәләре һәм район хуҗалыкларының, Иске Калмаштагы нефть кудыру станциясенең ведомство янгын командасының ут белән көрәшүчеләре тарафыннан 10 млн сумнан артык матди байлык, милек саклап калынды. ... " Читать дальше "
Просмотров: 563 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.03.2013 | Комментарии (0)

12 мартта Балалар иҗат үзәгендә республика буенча "Дан минуты” конкурсының  район этабы үтте. Чараның төп максаты — 7-17 яшьтәге балаларның иҗади сәләтен үстерү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү һәм төрле жанрларда аларның талантларын  ачу. Биредә Балалар иҗат үзәгеннән, гимназиядән, Чакмагыш беренче,  Аблай,  Имәнлекул, Калмашбаш, Митрә-Әюп, Яңа Балтач, Яңа Коты, Рапат, Иске Бәшир, Иске Калмаш, Тайняш, Тозлыкуш, Юмаш урта һәм Көсәкәй мәктәпләреннән барлыгы 126 укучы катнашты. Бәйге тәмамлангач, жюри түбәндәге номинацияләр буенча йомгак ясады. «Хореография коллективы» —  җиңүче "Шаян үкчә” коллективы Балалар иҗат үзәге, җитәкчесе Р.А Сәетгәрәева; призерлар "Непоседы” — Юмаш һәм "Егетләр”— Имәнлекул урта мәктәпләре. 
«Хороеография соло» — җиңүче "Ирекле пластика”,  Илүсә Гәрәева башкаруында, Балалар иҗат үзәге, җитәкчесе Ф. Н. Гәрәева; призерлар  — "Сәхнә стильләре”— Алина Юнысова,  Яңа Балтач урта мәктәбеннән, Розалия Галиева, Азалия Хафизова — гимназиядән, Алина Гаскәрова - Иске Бәшир урта мәктәбеннән. . ... " Читать дальше "
Просмотров: 530 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.03.2013 | Комментарии (0)

Узган 2012 ел – "Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы”на багышлап, районыбызның сәләтле балалары арасында менә шундый исем астында конкурс игълан ителгән иде. Бәйгедә катнашучылар җыр-биюгә осталыгын күрсәтте.  Урындагы телевидение тарафыннан үткәрелгән әлеге күркәм чарада ялгыз биюче һәм җырчы балалар, трио, вокал ансамбльләр һәм бию коллективлары мәйдан тотты. Балаларда матурлыкка, сәнгатькә сөю тәрбияләүдә күп көч салган, бәйгене оештыруда ярдәм иткән ата-аналарга, укытучыларга чиксез рәхмәтлебез. ... " Читать дальше "
Просмотров: 574 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.03.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск