Понедельник, 06.05.2024, 00:07

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 19 » “Кояштай нурлы балачак”
08:05
“Кояштай нурлы балачак”
Узган 2012 ел – "Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы”на багышлап, районыбызның сәләтле балалары арасында менә шундый исем астында конкурс игълан ителгән иде. Бәйгедә катнашучылар җыр-биюгә осталыгын күрсәтте.  Урындагы телевидение тарафыннан үткәрелгән әлеге күркәм чарада ялгыз биюче һәм җырчы балалар, трио, вокал ансамбльләр һәм бию коллективлары мәйдан тотты. Балаларда матурлыкка, сәнгатькә сөю тәрбияләүдә күп көч салган, бәйгене оештыруда ярдәм иткән ата-аналарга, укытучыларга чиксез рәхмәтлебез.
Җырчы-биючеләребезнең чыгышы зәңгәр экраннар аша тамашачылар хөкеменә чыгарылды. Һәр тапшырудан соң күңелләренә хуш килгән конкурсантлар өчен СМС-тавыш һәм студия телефонына шылтыратулар кабул ителде. Конкурс кагыйдәләренә ярашлы, мәртәбәле жюри тарафыннан бәһа куелды. Иң-иңнәргә Гала-концертта катнашу бәхете елмайды. Чакыру алмаганнарның күңеле төшмәсен, мондый бәйгеләр соңгысы түгел. Җыр-моңга, дәртле биюләргә күмелгән күңелле тамаша 22 мартта район мәдәният йортында үтә. Төгәл кичке сәгать биштә башланачак. Күңелләргә дәрт, куаныч өстәп, тирә-юньгә матурлык, ямь бөркегән яшь йолдызчыкларны яз хәбәрчеләренә тиңлик!
Шуны әйтеп үтәсебез килә, иҗади төркем республикада барган "Мәрхәмәтле йөрәк” дип исемләнгән хәйрия марафонына кушыла. Әлеге чарага билет сатудан кергән акча үсешендә тайпылыш булган ятим балаларга, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм булап барачак. Һәм инде мөхтәрәм райондашларыбыз, иганәчеләр дә җыр-моң бәйрәменнән читтә калмас, дигән ышанычта калабыз.
Эльвира Сөендекова, 
Чакмагыш телевидениесе директоры.

Просмотров: 577 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск