Понедельник, 29.04.2024, 01:37

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 14
Якшәмбе, 17 мартта, урман хуҗалыгы питомнигы янәшәсендәге (Яңа Коты юнәлешендәге юл буенда) чаңгы трассасында инде традициягә әверелгән "Игенче” гәзите призларына чаңгы ярышы үткәрелә. Бәйге тотучыларны теркәү иртәнге сәгать 10нан башлана, сәгать 11дә ярышларга старт биреләчәк. Ярышлар дүрт яшь төркемнәре: 30 яшькә кадәргеләр, 40 яшькә тиклемгеләр, 55 яшьләре тулмаганнар һәм 55 яшьтән өлкәнрәкләр арасында оештырылачак. Ир-егетләр 6, хатын-кызлар 3 чакрымга ярышачак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Командалар составына 5әр ир-ат, шул санда ук хатын-кызлар кертеләчәк. Ярышучылар һәм ... " Читать дальше "
Просмотров: 530 | Добавил: bikmiew | Дата: 14.03.2013 | Комментарии (0)

Язның беренче көнендә бу дөньядан иртә киткән хоккейчы Урал Вәлиев истәлегенә беренче урта мәктәпнең боз мәйданында хоккей буенча ярышлар үтте. Ярышларда өч команда көч сынашты. Осталык һәм мәргәнлек, җитезлек күрсәтеп, боз мәйданы хуҗалары — чакмагышлылар беренче урынны яулады. Икенче урын Яңа Котыдан килгән "Айкүл” командасында, өченче урынны Имәнлекул авылы хоккейчылары алды. 
"Иң яхшы сакчы” исеменә Илдар Мусин (Яңа Коты) булды. Имәнлекулдан Ильяс Сәлимов "Иң яхшы капкачы” булып чыкты, ә инде Денис Гадиев үзен "Иң яхшы һөҗүмче” дип танытты.
Җиңүче командалар кубок, медаль һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Шамил Рафисов.

Просмотров: 616 | Добавил: bikmiew | Дата: 14.03.2013 | Комментарии (0)

Территориаль сайлау комиссиясе муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге һәм үзәк район китапханәсе белән берлектә район мәктәпләре укучылары арасында "Тавыш бирми калма, юкса онытылырсың!” дигән баш астында стена гәзитләре һәм буклетлар әзерләүгә бәйге игълан итте. Әлеге чара укучы яшьләрнең сайлау барышы һәм сайлаучыларның хокуклары турында хәбәрдарлыгын арттыру, район тормышы белән кызыксыну уяту, аларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү, иҗади мөмкинлекләрен арттыруга юл ачу максатында оештырыла. ... " Читать дальше "
Просмотров: 606 | Добавил: bikmiew | Дата: 14.03.2013 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимияте "Авылларны, хуҗалык объектларын, күперләрне һәм башка корылмаларны 2013 елдагы язгы ташкынны үткәрүгә әзерләү турында” карар кабул итте. Авылларны, хуҗалык төзелешләрен, күперләрне, инженерлык коммуникацияләрен һәм гидротехник корылмаларны боз китү һәм язгы ташкын вакытына әзерләү, халыкка үзвакытында хәбәр итү, су баса торган урыннардан матди байлыкларны соңга калдырмыйча хәвефсез урынга чыгаруны тәэмин итү максатында 17 кешедән – җаваплы вазифада эшләүче хезмәткәрләрдән торган район комиссиясе оештырылды. Аның рәисе итеп муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев билгеләнде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 649 | Добавил: bikmiew | Дата: 14.03.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск