Понедельник, 29.04.2024, 08:02

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 26
*15 мартта гимназиядә "Аҗаган” уены үткәрелде. Аның барышында мәктәп укучылары теоретик белемнәрен практик яктан ныгытты: хәрби әзерлеген күрсәтте, пневматик мылтыктан атып карады, противогаз кию, беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен үзләштерде. Бәйгедә егетләр белән беррәттән кызлар да катнашты. Конкурста Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары җиңеп чыкты. Икенче урынга Иске Калмаш, өченче урынга Иске Бәшир мәктәпләре укучылары лаек булды. 
*Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап район мәктәпләрендә күркәм чаралар үткәрелде. Үрнәк урта мәктәбендә ул "Иң якыннарым”, Иске Калмаш мәктәбендә "Әйдәгез әле, кызлар!”, Рәҗәп урта мәктәбендә – "Җылылык һәм яктылык бүләк итүчеләр хакында” дип аталды. 6 март көнне Имәнлекул урта мәктәбе укучылары да гүзәл бәйрәмгә багышлап, төрле конкурслар үткәрде.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 577 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.03.2013 | Комментарии (0)

20 мартта районда укучылар арасында "Чаңгыда — алсу йөзләр” ("Лыжня румяных”) район ярышлары үтте. Чаңгычылар бәйгесендә Сыйрышбаш, Яңа Балтач, Яңа Коты, Иске Бәшир, Иске Калмаш, Югары Аташ, Калмашбаш, Юмаш, Үрнәк мәк-тәпләре укучылары катнашты. Ярышлар киеренке барды. Спортны яшәү девизы итеп сайлаган, ныклы күнекмәләр белән килгән яшь спортчылар матур нәтиҗәләр күрсәтте.
1-4 сыйныфта укучы малайлар арасында беренче урын Данил Соколовта (Юмаш), 2 урын Ильяс Суховта (Иске Калмаш), 3 урын Ризван Искужинда (Иске Бәшир). Шул ук яшьтәге кызлар арасында беренче урынны Арина Видерникова (Юмаш), икенче урынны Ләйсән Исламова (Үрнәк), өченче урынны Анжелла Макарова (Юмаш) яулады.
5 һәм 7 сыйныф егетләре арасында беренче урында Илгиз Шәйбәков (Сыйрышбаш), икенче урында Денис Гаскәров (Сыйрышбаш), өченче урында Артем Дмитриев (Юмаш). ... " Читать дальше "
Просмотров: 561 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.03.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 20 мартында Туймазы шәһәре мәдәният сараенда дини экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча зональ киңәшмә үткәрелде. Чарада Башкортстан Республикасы Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Марат Мәрдәнов,  Туймазы районы муниципаль районы хакимияте башлыгы  Рәшит Хәйруллин, Русия мөселманнарының үзәк диния  нәзарәте рәисе,  шәйхелислам, өлкән мөфти Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан Республикасының  үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Русия мөселманнарның үзәк диния нәзарәте составындагы Башкортстан Республикасы мөселманнарының дини  идарәлеге рәисе, мөфти Мөхәммәд Таҗетдинов, Русия православие чиркәве епархиясе җитәкчесе, Бөре һәм Нефтекама епископы Амвросий, Башкортстан Республикасы прокуратурасы вәкилләре, Башкортстан Республикасы буенча федераль хәвефсезлек хезмәте идарәлеге, Эчке эшләр министрлыгы, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы буенча юстиция министрлыгы идарәлеге, Федераль миграция хезмәте, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының мөселман мәгарифен үстерү үзәге вәкилләре катнашты.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 802 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.03.2013 | Комментарии (0)

 Авыл эшчәннәре өчен үтә дә җаваплы чор – язгы кыр эшләре башланырга да вакыт күп калмады. Язгы чәчүгә яхшы әзерлек белән килү һәм аны оешкан төстә үткәрү өчен һәр хуҗалыкта киеренке эш бара. Әлеге вакытта башка күп төрле мәшәкатьләр белән беррәттән техника әзерлеге дә беренче планда тора. Бу көннәрдә районның барлык хуҗалыкларында һәм оешма-предприятиеләрендә алдан расланган график буенча язгы кыр эшләре башланганга кадәр тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторлар һәм аларның тагылмаларын техник тикшерү үткәрелә. Шушы уңайдан төзелгән махсус комиссия тәүдә район үзәгендә урнашкан предприятие-оешмаларында булып, техника паркын тикшереп чыкты. Хәзер бу эш авыл хуҗалыгы кооперативларында бара.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 679 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.03.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск