Понедельник, 29.04.2024, 02:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 28
Дәүләтчелегебезнең нигез ташы салынган тарихи вакыйга – Башкорт Совет автономиясе төзелүгә 23 мартта 94 ел тулды. Олы әһәмияткә ия булган шушы истәлекле көн алдыннан Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов "Башкортстан” гәзитенең баш мөхәррире Нияз Сәлимовка интервью бирде. Күзгә-күз карашып, ачыктан-ачык сөйләшүдә республиканың иҗтимагый-сәяси хәле, төбәкнең яңа шартларда социаль-икътисади үсеше, шулай ук экология, рухият һәм спорт өлкәләрендәге көнүзәк мәсьәләләр турында сүз барды.
–Хөрмәтле Рөстәм Зәки улы, 23 мартта Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикаcының барлыкка килүенә 94 ел тула. Күп кенә тарихчылар Русиянең федератив корылышы тарихы башлануын нәкъ шушы вакыйгага бәйли. Сез шушы фикер белән килешәсезме? ... " Читать дальше "
Просмотров: 712 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.03.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 21 мартында модельле балалар китапханәсендә "Сайла яки җиңеләсең” дип  исемләнгән район конкурсының йомгаклау этабы үтте. Бәйгегә район мәктәпләрендә белем алучы булачак сайлаучылар стена газеталары һәм буклетлар әзерләде. Конкурс территориаль үзәк комиссиясе, мәгариф бүлеге һәм район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелде. Бәйгенең төп максаты: укучыларның һәм яшьләрнең сайлау барышын оештыруга кызыксыну тәрбияләү, районның  иҗтимагый-сәяси тормышын өйрәнү, укучыларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү һәм аларның иҗади потенциалын гамәлдә кулланырга өйрәтү.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 559 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.03.2013 | Комментарии (0)

 31 мартта янә район күләмендә бәйгеләр үткәреләчәк. Монысы кышкы спорт сезонын ябуга багышлана. Чаңгы буенча узышлар Чакмагыш питомнигы янында, табигатьнең бик матур урынында үтәчәк. Анда төрле яшьтәге ир-атлар – 15, ә хатын-кызлар 9 чакрымга узышачак. Теләүчеләр булса, рәхим итегез!
Рим Хуҗин, 
яшьләр эшләре, физик культура 
һәм спорт буенча комитетның баш белгече.

Просмотров: 449 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.03.2013 | Комментарии (0)

Узган атнада безнең районда үткән республика төбәк  агрономик конференциясендә "Ишембай” агрохимик хезмәте станциясе директоры Закир Исмәгыйлев минераль һәм органик ашламаларны кертүгә кагылышлы чыгыш ясаганда җирнең уңдырышлылыгы елдан-ел кимүенә борчылу белдергән иде. Әгәр бер гасыр элек туфракта гумус катламы 10-12 процент булса, әлеге вакытта ул 6-7 процент кына тәшкил итә, шуңа күрә уңышны да азрак бирә, без бүген киләчәк буын икмәген ашыйбыз, диде ул үзенең докладында. Ашланган җир генә аш бирер, дигән халык әйтемен искә төшереп, агроном-белгеч басуларга органик ашламалар кертүнең файдасы турында тәгаен дәлилләр китереп сөйләде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 647 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.03.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 29 мартында 9 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр "Ышаныч телефоны” эшләячәк. Сезнең сорауларга педагог-психолог, социаль педагог һәм полиция хезмәткәре җавап бирәчәк. Борчыган сорауларыгыз булса, шылтыратыгыз, без сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз. 3-12-63 телефоны буенча шылтырату түләүсез һәм аноним.
Индира Гәрәева, 
яшьләр үзәге директоры.

Просмотров: 458 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.03.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 30 мартында район мәдәният йортында шаяннар һәм тапкырлар клубының төбәк уеннары үткәреләчәк. Анда биш команда – Чакмагыш беренче урта мәктәбенең "Шаг вперед”, гимназия һәм Чакмагыш авылы яшьләренең җыелма командалары, Шаран һәм Кушнаренко районнары командалары катнашачак. Тамаша 19 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
Илшат Әрдәширов, 
яшьләр эшләре, физик культура һәм 
спорт буенча комитет рәисе.


Просмотров: 633 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.03.2013 | Комментарии (0)

Башкортстан Президенты карарын үтәү максатында агымдагы елның 28 мартында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр вакытта республика биләмәләрендәге барлык үзәкләштерелгән халыкка хәбәр итү системасына караган төбәк системасының эше тикшерелә. Шушы вакытта гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта халыкка электр сиренасы һәм радио һәм телевизион тапшырулар каналлары аша: "Игътибар! Чакмагыш районының хөрмәтле кешеләре һәм кунаклар, хәбәр итү системасын техник яктан тикшерү бара. Тәртип һәм тынычлык саклавыгызны сорыйбыз”, дигән сүзләр яңгыраячак.
Руслан Шәйхмурзин,
Чакмагыш районы буенча гражданнар
оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгеч.

Просмотров: 432 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.03.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск