Пятница, 03.05.2024, 05:48

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Август » 30
Һәр җәмгыятьнең үз киләчәгенең сәламәт буында дәвам итәсен күрергә теләве табигый хәл. Көчле рухлы, чәмле, булдыклы кешеләрдән торган дәүләт бар яклап та алдынгы булуын тарих күп мәртәбәләр исбатлады инде. Шуңа да бу юнәлештәге эшчәнлек илебез, республика җитәкчелеге игътибарыннан бервакытта да алынмый. Безнең районда да киләчәк буыныбызның иминлеген хәстәрләү җәһәтендә зур тырышлык салына.
Район үзәгендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбе авыллардагы филиаллары белән бергә һәр үсмерне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итеп кенә калмый, аларга үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карарга, җиңүләр яуларга мөмкинлек тудыра. Алай гына да түгел, төрле разрядлы спортчылар, спорт мастерлыгына кандидатлар һәм спорт мастерлары да тәрбияли. Соңгы ике ел эчендә генә дә биредә уналты спорт мастерлыгына кандидат, ике Русия чемпионы үсеп чыкты. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр республика, илебез, хәтта дөнья күләмендәге ярышларда да уңышлы чыгыш ясый, күпләре республика җыелма командасы әгъзалары да булып тора.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 614 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.08.2012 | Комментарии (0)

Уважаемые жители Чекмагушевского района! Приглашаем вас на фестиваль «Цветочная мелодия», который состоится 31 августа в 11 часов по адресу: ул.Ленина, 68 (здание старого РДК,  Центр детского творчества).
Любители цветов, просим вас подготовить букеты по следующим номинациям:
- «1 сентября»;
- «Год благополучия»;
- «Живые комнатные растения»;
- «Гармония природы»;
- «Лесная сказка»;
- «Цветочная поляна». 
Победителей номинации ждут ценные призы, подарки. Желающие могут приобрести цветочные букеты на 1 сентября.

Просмотров: 607 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.08.2012 | Комментарии (0)

Гәзитебезнең 23 августта дөнья күргән 97нче санында "Тәүге көн җиңү китерде” дигән баш астындагы мәкаләдә 21еннән 26 августка кадәр районыбызда 1997-1999 елларда туган үсмер егет һәм кызлар арасында шоссе юлда велосипедта узышу буенча Башкортстан беренчелеге башлануы, тәүге көн йомгаклары буенча безнең районның беренче командасының иң югары баскычка ирешүе турында хәбәр ителгән иде. Атна дәвамында егетләребез дә, кызларыбыз да зур уңышлар белән сөендереп торды. Альбина Галиева һәр стартта беренче урынны берәүгә дә бирмәде.  Ахирәтләре Әлфия Мусина, Лилия Миндиярова, Таңсылу Бакирова да тәүге ун иң җитез спортчылар исәбеннән төшмәде. Егетләребез, бигрәк тә Ильяс Зәкәриев, Рөстәм Иргалиев, Тимур Кинҗәкәев, Данил Дәүләтшин, Азамат Латыйпов һәм башкалар җиңүгә омтылышлары белән аерылып торды. Гомумкоманда беренчелегендә безнең беренче командабыз, Стәрлетамакның беренче командасыннан гына калышып, икенче урынга лаек булды.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 470 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.08.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск